|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2022 Хәвеф-хәтәр
Зеленский офисы Кырым күперендәге шартлау буенча аңлатма бирде
Украина президенты киңәшчесе Михаил Подоляк Кырым күперендәге гадәттән тыш хәл турында комментарий язды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. «Кырым, күпер, башлангыч. Барлык законсыз әйберләр дә җимерелергә тиеш, урланган әйберләр – Украинага кайтарылырга, Россия оккупациясенең бөтенесе – куылырга», – дип язган ул үзенең «Твиттер»дагы сәхифәсендә.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин Кырым күперендәге гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен ачыклау һәм нәтиҗәләрен бетерү өчен хөкүмәт комиссиясе төзергә кушты, дип яза Татар-информ.
Бүген иртән анда Кырым ярымутравына таба юнәлештә хәрәкәт итә торган тимер юл составындагы җиде ягулык цистернасы янды. Соңрак Илкүләм террорчылыкка каршы комитет янгынның йөк автомобилен шартлату сәбәпле чыгуын белдерде.
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|