|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2022 Криминал
16 ел качып йөргәннән соң хөкем ителгәнУфада гаилә әгъзаларын үтергән һәм хокук саклау органнарыннан 16 ел яшеренеп йөргән ирне хөкем иттеләр. Бу хакта Башкортстанның Тикшерү комитетында белдерделәр. 32 яшьлек хөкем ителүче җинаятьне 2005 елда ук кылган. Ул вакытта аңа нибары 16 яшь булган, ул Менделеев урамында бабасы һәм апасы белән яшәгән, ләкин соңгысы белән еш кына талашкан.
Үтерү көнендә үсмер идәнгә әйберләрен ыргыткан. Конфликт килеп чыккан һәм егет гантель белән туганының башына суккан, ә соңыннан хатынны пычак белән суеп үтергән. Бабасына да гантель белән тондырганнан соң үсмер качып киткән. Тикшерүчеләр аның җинаятьтә катнашлыгы булуын ачыклаган һәм эзләүгә биргән.
16 ел буе ир Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда сукбайлыкта йөри, ләкин былтыр Башкортстан полициясенә бирелә - участокка килеп, гаебен таный. Ирне ике кешене үтерүдә гаепле дип табалар һәм 6 елга хөкем итәләр.
Фото: башинформ
--- |
Иң күп укылган
|