|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2022 Криминал
Татарстанда берәү күршесен уклау белән кыйнаганЧаллының 41нче комплексындагы йортларның берсендә низагка кергән ике ир-ат сугышкан. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. Ярсыган 49 яшьлек ир күршесен уклау белән кыйнаган. Зыян күрүче җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган. Аңа хастаханәдә өч атна чамасы дәваланырга туры килгән.
Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәүче ирне үтерү белән янау һәм сәламәтлеккә зыян китерү куркынычы тудырган өчен хөкем итәчәкләр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|