|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2022 Әдәбият
Минтимер Шәймиев шәхси фондыннан 4 меңгә якын китапны Милли китапханәгә тапшырды (ФОТОРЕПОРТАЖ)Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхси фондындагы 3 629 китапны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырды. Китапларны тапшыру тантанасы Милли китапханәдә халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында узды. Фотолар белән "Матбугат.ру"ның якын дусты, язучы Ләбиб ага Лерон уртаклаша. Китаплар арасыннан 200дән артыгы китапханәнең классик уку залы күргәзмәсендә урын алачак, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.
Күргәзмәгә куела торган әлеге китапларның титул битендә күренекле дәүләт, сәясәт һәм иҗтимагый эшлеклеләрне, мәдәният әһелләренең шәхси имзалары тора. Алар арасында В.Черномырдин, Е.Примаков, А.Леонов, Б.Ахмадуллина, В.Гергиев, А.Калягин, А.Карпов имзасы бар.
Ләбиб ЛЕРОН фотолары |
Иң күп укылган
|