поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
06.10.2022 Мәдәният

"Кара пулат" операсы "Алтын Трезини" халыкара премиясенә номинацияләнде

Эльмир Низамовның К. Тинчурин театрында куелган "Кара пулат" операсы халыкара архитектура премиясе номинанты булды. Опера "Театр декорациясенең иң яхшы гамәлгә ашырылган проекты" номинациясендә җиңүгә дәгъва итә. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 15 ноябрьдә Санкт-Петербургта узачак.

«Алтын Трезини» халыкара архитектура-дизайн премиясе 2018 елда чыгышы белән швейцарияле булган рус төзүчесе Доменико Трезини (1670-1734) хөрмәтенә булдырыла. Ул Петербургның беренче архитекторы, Петропавлов соборы, Унике коллегия бинасын һәм Петр заманында булдырылган сокландыргыч барокко үрнәкләрен төзүче оста. Премия Бөтендөнья петербурглылар клубы тарафыннан бирелә. Премиянең рәисе – Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский.

Премиянең төп бүләге — Доменико Трезининың алтын кушып ясалган сыны.

«Алтын Трезини» премиясенең үзенчәлеге шунда ки, аның экспертлары музей фондына кертү өчен сәнгати яктан кыйммәте югары булган яңа архитектур, реставрацион, дизайнер һәм сценографик проектларны сайлап ала.

«Алтын Трезини» премиясенең Халыкара берләшмәсенә һәм жюри составына 34 илдән 230 дан артык эксперт керә.

Премияне оештыручылар сүзенә караганда, бүгенге көндә «Алтын Трезини» дөньякүләм дәрәҗәдә, Доменико Трезининың сыны архитектура өлкәсендәге «Оскар» дияргә мөмкин, аңа ия булу өчен төрле илләрдән катнашучылар теләк белдерә, дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат үзәге.

Хәзерге вакытта халык мәхәббәте призы өчен тавыш бирү бара. Шушы сылтама аша кереп тавыш бирергә мөмкин:  https://www.goldtrezzini.ru/nominees/chyornaya-palata/


---
Тинчурин театры
№ --- | 06.10.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»