поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.10.2022 Җәмгыять

“Өлкән буын” халыкара форум олыларга тормыш һәм һөнәри активлыкны сакларга ярдәм итүгә юнәлдерелде

Санкт-Петербургтагы һәм төньяк-көнбатыштагы иң зур конгресс – күргәзмә үзәге – Экспофорумда XV халыкара “Өлкән буын” форумы эшләде. Экспофорум күптән инде эре халыкара конгресс, күргәзмә, фестиваль һәм башка югары дәрәҗәдәге чаралар оештыру буенча абруй яулады.

“Өлкән буын” халыкара форумы Русиядәге, шушы юнәлештәге, иң зур проект. Зур чараның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә тормыш һәм һөнәри активлыкны сакларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

Форум, әлбиттә, өлкәннәр көненә багышланган иде. Мөһим чара Русия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Русия Федерациясе Пенсия фонды ярдәмендә оештырылды.

Конгрессның эшлекле программасына килгәндә, унбиштән артык профильле чара планлаштырылган иде һәм алар уңышлы үтәлде.
Халыкара конгресстагы мөһим мәсьәләләрнең берсе хәзерге шартларда җәмгыятьтә өлкәннәргә социаль җайлашуда һәм сәламәтлекләрен саклауда ярдәм итүгә корылды. Моннан тыш, экспертлар берлеге вәкилләре тармакны үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алышты һәм тематик чаралар да оештырды.

Күргәзмә экспозициясе бик бай һәм эчтәлеге белән төрле иде. “Өлкән буын” форумына җыелучылар Русиянең төрле төбәкләрендәге предприятиеләр һәм компанияләр җитештергән медицина техникасы һәм реабилитация җиһазлары, санаторий – курортта дәвалану һәм ял итү мөмкинлекләре, ортопедия эшләнмәләре, гигиена һәм косметика, уңайлы киемнәр һәм башка кирәк-яраклар белән дә танышты һәм сатып та алды.

“Өлкән буын“ форумы барышында дәүләт структуралары һәм учреждениеләре органнары эшчәнлеге белән дә танышу мөмкин булды. Моннан тыш, “Уңайлы мохит”, “Хәстәрлек күрү һәм ярдәм итү “, “Шәфкать“ рубрикаларында бирелгән өлкән яшьтәге кешеләр өчен социаль, медицина, хәйрия ярдәме, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү күргәзмәләре дә эшләде.

Интеллектуаль викторинада эрудицияне тикшерергә, үз эшенең осталары белән сәләтеңне сынап карарга, классик бию дулкынында ял итәргә һәм мода күрсәтүдән эстетик яктан ләззәтләнергә, уңайлы тормыш өчен товарлар һәм хезмәтләр белән танышырга һәм ярминкәдә үзеңә ошаган кирәкле әйберләрне сатып алырга, «актив озын гомер» фестивалендә катнашырга мөмкин иде.

Санкт-Петербург “Өлкән буын” халыкара форумының Мәдәни күңел ачу программасы әзерләгән җыр – биюләр хөрмәтенә яңгыраган алкышларга Экспофорум бинасы үзе дә кушылды кебек. Концерт чыгышларын төньяк башкала районнары иҗат коллективлары һәм үзешчәннәр әзерләгән иде.

Элегант яшь биючеләрнең: “Яшь вакытта биегез!” бәйгесендә төрле яшьтәге пенсионерлар рәхәтләнеп катнашты һәм дәртле музыкага бик оста басуларын күрсәтте.

Өлкән буын вәкилләре финанс грамоталылыгы һәм пенсия, социаль , медицина тәэминаты буенча белгечләрдән консультацияләр алды.
Бу көнне пенсионерлар түләүсез канда күпме шикәр барлыгын да, күз эчендәге басым күләмен дә белә алды. Теләүчеләр деменция.net проектында катнашып тест үтте.

Эшкә урнашырга теләүче өлкәннәр дә кирәкле мәгълүмат алды. Безнең сорауларга җавап бирүче пенсионерлар Экспофорумда оештырылган “Өлкән буын” XV халыкара форумы чараларыннан бик канәгать булуларын сөйләде.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 04.10.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»