|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Иркә: Ирем шалтыратып, «эләктерде» дисәм дә булаҖырчы Иркәнең ире Артурны да өлешчә мобилизация буенча чакыртканнар, дип хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Иркә социаль челтәрләрдә тамашачыларына видеомөрәҗәгать урнаштырды. «Озак уйлаганнан соң, бергәләп шундый фикергә килдек, бу видеоны төшерергә булдык. Бик җиңел булмаган чорда яшибез. Үзегез күреп торасыз. Бу мәшәкать, бу кайгы һәр гаиләгә бәреп керде. Һәрберебез борчылып, дулкынлану белән яши башлады. Беренчедән, сезгә үзем, гаиләм, ирем Артур исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Матур сүзләрегез өчен рәхмәтем чиксез.
Октябрьдә узачак концертларны куярга булдык. Шундый авыр чорда без күтәренке рухта булып, бер-беребезгә булышып, төшенкелеккә бирелмичә, бердәм булып, бер-беребезне аңлап яшәргә тиеш. Җырларыбыз, концертларыбыз белән сезгә җан азыгы бирәсебез килә. Әйдәгез, яхшы әйберләр турында күбрәк уйлыйк әле.
Бик көчле яңгырдан соң да, матур итеп кояш чыга. Безнең башта уңай фикерләр генә булырга тиеш. Без киткән егетләребезне әйбәт кәеф, көчле, бердәм булып көтеп торырга тиеш.
«Концертларны өзәм» дигәч, ирем миңа шалтыратып, «эләктерде» дисәм дә була. «Син концертларны куярга тиеш. Син – көчле хатын, синең кебекләр бүген күп! Сез бергә булырга, төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел» , – диде ирем.
Бердәм булыйк, бердәмлектә безнең көч!» – дип сөйли җырчы.
Фото: клиптан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|