поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.10.2022 Икътисад

Октябрь аенда акчага бәйле үзгәрешләр көтелә

Киләсе айда үз көченә керәчәк законнарның күпчелеге акчага бәйле. Барлык мөһим үзгәрешләрне тупладык.

1 октябрьдән керемнәр арта. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең һәм хәрби частьларда «погонсыз» хезмәткәрләрнең эш хакы 4 процентка үсәчәк. Бу шулай ук хәрби учреждениеләрдә һәм хәрби хезмәткә тигезләштерелгән башкарма хакимият органнарында (МВД, МЧС, ФСИН һ.б.)  эшләүчеләргә дә кагыла.

Банкка акча салучыларга тәгаен күпме керемгә ия булачаклары турында хәбәр ителәчәк. Килешүдә клиентның, бернигә карамастан, мәҗбүри тәртиптә күпме процентка ия булачагы күрсәтеләчәк. Шул ук вакытта бу хакта мәгълүмат зур хәрефләр белән таблицага урнаштырылачак.
 
Хәзер үзебезгә үк интернет аша финанс операцияләрен тыю яки чикләү кертү мөмкинлеге ачыла. Әйтик, акча күчерүгә лимит билгели, онлайн кредит рәсмиләштерүне тыя алачакбыз. Моның өчен банкка гариза язып, нинди чикләүләрне билгеләргә кирәклеге күрсәтеләчәк. Бу законның мошенниклыкны киметәчәге күздә тотыла. Моннан тыш банклар онлайн операциядә файдаланылучы электрон җайланманың (компьютер, смартфонның) кемнеке булуын ачыкларга тиеш: моның өчен электрон почтаны һәм телефон номерын расларга кирәк булачак.
 
Сиксән яшьтән узган кешеләрнең пенсиясе индексацияләнәчәк. Аның төп өлеше (6,5 мең сумга якын) ике тапкыр үсә. Моның өчен гариза язарга кирәкми: пенсия күләме автомат рәвештә арта.
 
Йөртүчеләргә тест режимында электрон таныклык күрсәтү рөхсәт ителәчәк. Яңа электрон сервис «Госуслуги Авто» кушымтасында сынап карала. Хәзерге вакытта Юл хәрәкәте кагыйдәләренә бу җәһәттән үзгәрешләр кертелә.
 
Бөлгенлеккә төшүне туктатып тору (1 октябрьгә кадәр гамәлдә була) озайтылмаячак. Хәтерләсәгез, бу чара илдә ике тапкыр: ковидка каршы чикләүләр аркасында һәм Россиягә санкцияләр игълан ителгәннән соң кертелде. Икътисади үсеш министры Максим Решетников әйтүенчә, хәзер әлеге мәсьәлә эшмәкәрләрнең һәркайсы белән аерым тәртиптә каралачак.
 
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
 
 
 
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»