поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.02.2011 Мәдәният

Нәбирә Гыйматдинова: Вакытны әрәм итү – гөнаһ

Кемне-кемне, Нәбирә апаның китапларын укыйбыз инде анысы. Егылып китеп. Яңа повестьларын гел укып торыр өчен төн йоклатмый яздырыр идек үзен. Язучы булудан тыш, әни, хатын-кыз, дәү әни, эшендә җаваплы хезмәткәр булуын искә алып кына «тыелып калабыз».

Әле менә бу юлы аның янына әңгәмәгә баргач та шунда ук язарга утырмадым. Күчтәнәчкә алып кайткан өр-яңа өч томлыктагы яңа повестьларга ябышып яттым. Бөтереп алып, бер сулышта укылган яңа әсәрләр дә «тел төбендә» генә калды – тәмле әйбер, кем әйтмешли, күп булмый шул...

 

«Аллаһы Тәгаләгә таянам»

 

– Нәбирә апа, «Идел» журналыннан китүегезгә аз гына вакыт узса да, язучы буларак, Сез бу вакыт аралыгында шактый эшләр башкарырга өлгердегез бугай?

 

– Күптән инде әсәрләремнең бер өлешен туплап, томнар чыгару турында хыяллана идем. Рәхмәт, минем иҗатыма хөрмәт белән караган, миңа һәрвакыт хәер-хакта торган ТР премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Шәех улы Фәрдиев бу теләгемне тормышка ашырырга булышты. Аллаһы Тәгалә һәркемгә алдан ук үз язмышын билгели. Күрәсең, миңа ул язучылык вазифасын йөкләгәндер. Инде мин аңардан котыла алмам, үлгәнче шул авыр йөкне күтәреп барырмын, ахрысы. Уңышларым бар дип бер дә мактанырга яратмыйм. Сүз уңаенда гына әйтеп кителде дип санагыз: үткән елда «Иң күп укылучы китап» номинациясендә беренче урын бирделәр. Өр-яңа ике әсәр язылды. «Эзләмәгез җирдән» дигәне «Казан утлары» җурналында басылса, «Синдә минем хакым бар» исемлесе «Сөембикә» журналына тәкъдим ителде.

 

– Сезгә язучы буларак танылу алып килгән «Сихерче» һәм «Сәвилә» кебек әсәрләрдән соң, шул югарылыкны саклап, яңа повестьлар язу җиңел бирелдеме? Язучылар арасында гомер буе бер генә күләмле әсәр белән йөрүчеләре дә бар бит. Сезнекен укучы тыны белән суырып ала.

 

– Минем алай ук дип мактанасым килми. Аллаһы Тәгаләгә таянам, бары ул гына миңа яңа әсәрләр язарга көч-куәт бирә. Шөкер, ул миңа хәерһахлы. Мин алдашырга яратмыйм, алдакчыларны җенем сөйми. Шуңа да әсәрләремдә хыял һәм өмет бар, хәйлә юк. Бөтенесе дә ихлас.

 

– Традицион ук булмаган иҗатыгыз башлангыч чорыннан ук популяр идеме?

 

– Яза башлаган чорларда мине әдәбиятка якын китермәскә тырышкан усал каләмдәш агайлар булды. Янәсе, «мишәр әдәбияты» алып киләм икән. Әмма Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Гариф Ахунов кебек олпат язучылар мине кимсетергә ирек бирмәде. 22 яшемдә инде мин СССР Язучылар берлегенә кабул ителгән идем. Ә ул вакытларда берлеккә керү бүгенге кебек җиңел түгел, сине җиз иләктән илиләр иде.

 

– Бер миннән генә ишетмисездер: бөтен әсәрләрегез дә чынбарлыктан алып языламы, Нәбирә апа?

 

– Бармактан суырып, көчәнеп язганым юк. Дөнья тулы гыйбрәт. «Сихерче»нең герое – Шәрифҗамал Аксубай районының Үзи авылы карчыгы иде. 101 яшь булганда, мин аның янына бардым. Әби турында балачакта ук әни һәм әбиләрдән ишеткәнем бар иде. Аны коммунистлар дин тарата дип яратмаган. Әмма укымышлы, дини ул әби бик күпләрне дәвалаган кеше. Мин килгәнче, бер ханым аның янына мине кабул итәргә рөхсәт сорап барган иде. Ул минем турыда: «Тагын бер тапкыр минем хакта язса, башын сугып ярам», – дигән. Ләкин ул мине бик әйбәт кабул итте: аяк астыма киез җәйде, 45 минут миңа дога укыды. Әбинең күзләре 17 яшьлек кызларныкы кебек җемелди иде – әле дә күз алдымда тора. Миңа исә ул бер генә җөмлә әйтте: «Синең үзеңдә дә бар».

 

– Серлелек белән сугарылган иҗатыгызда иң авыр чор дип кайсы вакытны искә алыр идегез?

 

– Мин яза башлаган чорда басылыр өчен бердәнбер журнал – «Казан утлары» гына бар иде. Анда гел чират. Әсәрләр еллар буе ята иде. Хәтерлим әле, мин әлеге журналга үземнең бер повестемны бирдем. Ул вакыттагы баш мөхәррир миңа ничек язарга кирәклеге турында ярты сәгатьтән артык нотык укыгандыр, янәсе, кыскартып бирәбез, бу җирен үзгәртергә туры киләчәк. Мин, аны тыңлап бетергәч, үз сүземне әйтеп, инде басылырга әзерләнгән повестемны алдым да кайтып киттем. Артымнан ук журналның җаваплы секретаре мәрхүмә Кояш апа Тимбикова шылтырата. «Бу дөрес хәлме? Алдыңмы повестеңны? Тарихта болай булганы юк, бездә туный-туный чиреген генә бастырсалар да, риза бит халык. Сиңа хөрмәтем артты әле», – ди. Менә шул чор кыен иде. Мин беркемгә дә карамадым, үз стилемне сакладым. Әлеге повестем соңыннан китапка кергәч, Миркасыйм Госманов ул әсәр турында, бик ошады, дип әйткән иде.

 

– Бүген язучы хезмәте бәяләнә дип уйлыйсызмы?

 

– Элек язучылар бер китап нәшер итеп, шуның гонорарына икешәр ел тамак туйдырып, иркенләп иҗат итеп яши иде. Бүген исә язучы халкы өметсезлек чигендә тора. Аның хезмәтенә түләү юк. Шуңа күрә яшьләр әдәбиятка берән-сәрән генә килә. Кайчандыр каләмен кулыннан төшермәгән талантлы актив язучылар да иҗаттан бизә бара. Алар урынын әрсез уртакуллар басып ала. Карагыз әле, соңгы араларда кемнең әсәре шау-шу тудырды әле? Кемнең китаплары кулдан-кулга йөртелеп укылды? Мин, әлбәттә, әлегә өметемне өзмим. Китаплар кибетләрдә ятмый, укучым аларны эзләп табып диярлек укый. Моны бәхетем дияргә кирәктер.

 

Гаилә – изге

 

– Тәмләп иҗат итәр өчен хатын-кызга ныклы тыл булу шарт. Рәфкать абый һәрчак аңлап яшәдеме?

 

– Әгәр синең шөгылеңне өнәмәсәләр, билгеле, гаиләдә тынычлык булмый. Бу яктан мин иза чикмәдем. Шөкер, Рәфкать мине аңлый торган кеше. Язуның каләм белән кое казуга тиң икәнлеген ул белә.

 

– Актив язучыга вакытны өйгә дә, иргә дә, балаларга да тигез бүлеп бирү җиңел түгелдер.

 

– Вакытны дөрес бүләргә кирәк, Аллаһы Тәгалә дә, вакытны әрәм итү – гөнаһ, дигән. Мин кибетләрдә йөрергә, юк сүз сөйләнә торган җыелышларда утырырга вакытымны жәллим. Укырга, нидер өйрәнергә, укучыларым белән аралашырга, гаиләмә вакытны кызганмыйм. Гаилә ул – изге. Иҗатымны да гаиләдән өстен куймадым. Кызларымны – Чулпан белән Алсуны – милли рухта тәрбияләргә тырыштым. Бүген иң зур сөенечебез – балаларыбыз. Алар икедән дүрткә әйләнде. Киявебез Марат, оныгым Камилә гаиләбезне тагын да бәхетлерәк итте.

 

– Гаиләдә ир белән хатын арасында татулык саклансын өчен ни дә булса эшләргә кирәкме?

 

– Юк-бар өчен вакланып, бер-береңнең йөрәген талкырга ярамый. Мин байлык, акча дип егылып китмәдем. Бүген дә барына шөкрана кылам. Ирләрне үзгәртергә маташу ул – дөньяны үзгәртү белән бер. Хатын-кызны да шулай ук. Кайчакта бер-береңнең кимчелекләрен күрмичә калырга, мин дә фәрештә түгел бит әле, дигән сүзләрне ешрак кабатларга кирәк.

 

– Оныгыгыз Камилә сезгә ничек дип эндәшә соң?

 

– Миңа саф татарча, дәү әни, Рәфкатькә исә матур итеп, бабай ди ул. Безнең өйдә «мама, папа» дигән сүз тыелган. Камиләгә дә шул ук закон, ул үзенекеләргә әтием, әнием, ди.

 

Милләтем дип янып...

 

– Нәбирә апа, сезне беркайда да эшләмичә, өйдә генә утыра торган кеше итеп күз алдына китерүе кыен. Сез дистә еллар буе, депутат ярдәмчесе сыйфатында, бик күпләргә ярдәм иттегез.

 

– Сайлаучылар әле һаман Илшат Фәрдиев белән элемтәсен өзми, аңа хатлар явып кына тора. Мәрхәмәтлелек, кеше хәлен аңлау, гомумән, энергетикларга хас нәрсә. Бигрәк тә Илшат Шәех улына. Ул нинди генә биеклеккә күтәрелсә дә, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, гади халыкның аһ-зарларына колак салачак. Моңа минем иманым камил. Аллаһы Тәгалә миңа шундый игътибарлы җитәкчеләр белән эшләргә язды, моны язмыш бүләге дип саныйм.

 

– Их, менә бу тормышка ашсын иде, дигән хыялыгыз бармы?

 

– «Китәм димә» повестема нигезләнеп төшерелгән фильм инде ун ел «ТНВ» каналында күрсәтелә. Минем хыял – «Сихерче»не төшерү. Тик эш акчага терәлеп кала шул. Аның чыгымнары да әллә ни булмас иде дә...

 

– Дөньяга куанып, кинәнеп иҗат итәр өчен, Сезгә нинди шарт кирәк?

 

– Иң әүвәл күңел тынычлыгыдыр, мөгаен. Аннан – ирек. Чабышкы атын бәйдә тотсаң, аңарда ярыш дәрте бетә. Ә язучының каләме тутыга...

 

– Үзегезгә ни теләр идегез?

 

– Сәламәтлек. Язучыларның гомере бик кыска. Ил кайгысын, милләт хәсрәтен, кешеләрнең борчуларын үзләренеке итеп санаганга күрә, аларның йөрәге бик тиз тузадыр, мөгаен.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»