|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2022 Мәдәният
Камал театрында "Көл" спектакле премьерасы көтелә22 һәм 23 октябрьдә Камал театрының Кече залында Япон авторы Коки Митани пьесасы буенча куелган "Көл" спектакленең премьерасы була. Режиссер һәм сценограф - Айдар Җәббаров. Ут буенча рәссам - Ольга Окулова. Рольләрне Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһанов башкара. Бу гади генә бер вакыйга. Мондый хәл теләсә-кем белән булырга мөмкин. Аларның берсе протагонист - икенчесе дотагонист, берсе тоткын – икенчесе вакыйгалар белән идарә итүче, берсе кача – икенчесе куып тота, берсе иҗат итә - икечесе бәяли. Кыскасы, геройлар арасында драматик конфликт, психологик һәм шәхси каршылык. Һәркемнең үз дөреслеге, үзенчәлекләре, максатлары, дөньяга карашы бар. һәркем дөньяга карашлар бәхәсендә, үз-үзеңне ярату уенында, һәм тормыш абсурдына каршы торуда җиңеп чыгарга, тантана итәргә тели! Автор белән Цензорның, сәнгать һәм циркулярның, фантазия иреге һәм рөхсәт ителгән кысаларның кисешүе нинди нәтиҗәләргә китерер, кисәтү утлары кабызырга кирәкме, яки башны көлгә яшерү дөресрәк булырмы - Япон драматургы, сценарист һәм режиссер Коки Митаниның «Көлке академиясе» пьесасы буенча А.Җәббаров сәхнәләштергән спектакльдә сүз шул хакта барачак. Касса: (843) 293-03-74
--- |
Иң күп укылган
|