|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2022 Шоу-бизнес
Алия Карачурина концертларны туктатып тору турында: "Безгә дә авыр"
Җырчы Алия Карачурина илдәге вәзгыять аркасында концертлар кую-куймау турында үз фикерен җиткерде. “Мондый авыр вакытларда бердәм булырга, яхшыга гына өметләнергә, дога кылырга кирәк. Артистларга, блогерларга негатив сүзләр язарга кирәкми. Без дә шундый ук кешеләр. Без барысын да күрәбез, уйлыйбыз, борчылабыз. Без - артистларны да шундый ук моңсу халәттә күрергә телиләрме икән? Безнең дә максатлар, керем китерә торган эшебез бар. Безгә дә авыр. Ләкин минемчә, мондый авыр минутларда моңлы җырларыбыз, концертларыбыз аз гына булса да кеше хәлен җиңеләйтәчәк, көч бирәчәк”, - ди Алия Карачурина.
--- |
Иң күп укылган
|