поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.09.2022 Шоу-бизнес

Концертларны туктатырга кирәкме?

Мобилизация башлангач, рус эстрадасының кайбер артистлары концертларын кичектерә башлады. Татар эстрадасында концерттан баш тартучылар юк әлегә, әмма җырчылар бик борчыла. "Концерт кайгысымы хәзер халыкта? Бәлки куймаскадыр? Нишләргә икән?" - диләр.

Артистлар аһ-ваһ килгән арада Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов бу хакта үз фикерен белдерде. Һәрвакыттагыча, беренчеләрдән булып...
 
"Кичә минем туган ягым - Уразавылда ( Түбән Новгород өлкәсе) "Халык җәүһәрләре" проектының бу сезондагы беренче концерты узды.
 
Беренчедән, "җәүһәрләр"емне җылы кабул иткән якташларыма, ихлас кунакчыллык күрсәткән җитәкчеләргә бик зур рәхмәт!
 
Нишлисең инде, бу концертны оештыру да, үткәрү дә психологик яктан бик авыр булды. Чөнки бу көннәрдә беркемнең дә күңеле тыныч түгелдер, һәркем ут- ялкын эчендә янадыр: кемнеңдер газиз баласы, кемнеңдер оныгы, кияве, туганы, дусты...
 
Шулай да халык концертка килде (85 процентка зал тулы иде). Халык концертка килде һәм ... елап утырды . Сәхнәдән агылган моңлы - сагышлы җырлар залдагыларның эчке халәтенә бик тә туры килгәндер шул. Гадәттә, шау-шулы якташларым бу юлы тын да алмый тыңладылар, урыннарына сеңеп утырдылар. Соңыннан исә килеп, елый-елый рәхмәт әйттеләр: "Азга гына булса да, тынычландырдыгыз бит сез безне", - дип.
 
Әйе, җыр - ул күңел ачу чарасы гына түгел. Җыр - ул юатучы да, чистартучы да, җыр - ул өмет тә...
 
Димәк, безгә хәзер концертларны туктату түгел, киресенчә, арттырырга кирәк! 
 
Бу көннәрдә татар артисты үз халкы белән бергә булырга тиеш. Артистның миссиясе бит кешене көлдереп йөрү генә түгел, ә аның күңелен дә күтәрү, аның хәленә дә керү, бигрәк тә авыр вакытта. Халыкка безнең ярдәм кирәк - рухи ярдәм, мораль ярдәм...
 
"Халык җәүһәрләре" иртәгә - Сабада, аннары - Арча, Буа, Мамадыш, Актаныш, Азнакай, Казан...
 
Ходайдан дөньяларның тизрәк тынычлануын телим!" - дип язган Рифат Фәттахов.
 
Чынлап та, артистлар халыкны җыр белән юатырга, җыр белән халыкка терәк булырга тиеш. Хәтта сугыш елларында да җырчылар концерт куеп йөргән. Иң авыр вакытларда татарга җыр-моң ярдәм иткән. "Килешми", "яхшы түгел", "дөрес аңламаслар" дигән сүзләр монда урынсыз. Артист кеше бернигә карамастан җырларга тиеш. 
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 26.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»