поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
24.09.2022 Шоу-бизнес

Яман чир белән көрәшүче Ләйсән Гыймаева: "Мин боларны кызгандырыр өчен язмыйм"

Шушы көннәрдә генә җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдә үзенә «яман шеш» диагнозы куелуы, операция кичерүе турында хәбәр итте.

"Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте... Тормыш 180 градуска борылды да куйды", - дип язып чыкты Ләйсән. 
 
Бүген әлеге җиңел булмаган теманы дәвам итеп Ләйсән болай дип уртаклаша:
 
«Яңа ел алдыннан хастаханәгә ятам дип олы кызларыма – Таңсылу һәм Зифага әйтү җиңел булмады. «Нәрсә булды? Кай җирең авырта? Нишләтәләр?» кебегрәк сораулар бирделәр. Ләкин без өч хәрефле диагнозны әйтми торырга булдык. Зәйнәп гомумән белми. Операция уңышлы үтте. Аннары гыйнвар уртасына кадәр нәтиҗәләр көттек. Ул вакытта «Мине нинди дәвалау көтә? Химия булса нишләрмен? Чәчләрем коелса, ничек кеше күзенә күренермен?Дәвалануның файдасы булырмы?» – шушындый рухтагы мең дә бер сорау белән йөрдем. Ничек кенә булмасын күңел түрендә барысы да яхшы булачагына Аллаһы Тәгалә ярдәмендә ташламасына бөтен җаным белән ышана идем. 

Көтелгән көн килеп җитте. Операция барышында алынган гистология анализлары миңа гормонотерапия билгеләде. Бу дарулар белән авыруны җиңеп була, химия дә, нурланыш терапиясе дә кирәкми дигән сүз иде. Моны ишеткәч бу көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше  булмагандыр. Ләкин күкрәк рагы күпчелек очракта хатын-кыз органнарына күчәргә мөмкин икән. Шуңа миңа ай саен укол ясатырга яки органнарны бөтенләй алдыртырга дигән сайлау алдында калдым.

Онкологиядә «второе мнение» дигән төшенчә бар. Бер табибның әйткән диагнозын башкага барып тикшертергә мөмкин. Шуңа күрә февраль аенда бөтен анализларны алып Мәскәү янындагы Обнинск шәһәренә барып кайттык. Андагы табиблар да шул сүзләрне әйткәч тынычланып кайтып киттек. Бүгенге көнгә кадәр уколлар һәм дарулар белән дәвалануны дәвам иттем.

3 көн элек теге вакыттагы «иң яхшысы алып ташларга» дигән операция булды, алдылар… Анализлар көтәм.

Миңа язган җылы сүзләрегез, теләкләрегез өчен мең рәхмәт Сезгә! Шуны әйтәсем килә – мин бу постларны кызгандырыр өчен язмыйм. Беләм, минем кебек хәлдә калучылар бар. Миңа килгән хатлардан да күрәм, әлеге диагноз белән очрашучылар, аны җиңүчеләр, хәзерге вакытта көрәшүчеләр бар. Минем сезгә ярдәм итәсем, рухи яктан көч бирәсем килә Яхшыга ышаныгыз! Яшим дип яшәгез!" - дип яза Ләйсән Гыймаева.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 24.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»