поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
24.09.2022 Сәясәт

Оборона министрлыгы өлешчә мобилизациягә эләкми торган гражданнар категориясен атады

Аерым югары технологияле тармакларның, шулай ук Россиянең финанс системасының эшләвен тәэмин итү өчен, шушы юнәлештәге югары белеме һәм әзерлеге булган гражданнарны өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби хезмәткә җәлеп итмәү турында карар кабул ителде.

Бу хакта җомга көнне РФ Оборона министрлыгында хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».
 
«Аерым югары технологияле тармакларның һәм РФ финанс системасы эшчәнлеген тәэмин итү өчен, түбәндәге юнәлешләрдә югары белеме булган һәм эшли торган гражданнарны хәрби хезмәткә җәлеп итмиләр. Бу – аккредитациясе булган оешмаларда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган һәм мәгълүмати инфраструктура эшчәнлеген тәэмин итүне үстерү, гамәлгә кертү һәм эксплуатацияләүдә катнашучылар», – дип аңлаттылар ведомствода.
 
Оборона министрлыгында белдергәнчә, биредә сүз Россия элемтә операторларында һәм элемтә корылмаларының, мәгълүматларны эшкәртү үзәкләренең, шулай ук РФ гомуми кулланыштагы элемтә чараларының тотрыклылыгын, иминлеген һәм бөтенлеген тәэмин итүдә эшләүче белгечлекләр һәм югары белемле гражданнар турында бара, дип яза Татар-информ.
 
Шулай ук бу түбәндәге оешмаларда эшләүче белгечләргә дә кагыла:
 
мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә система барлыкка китерүче оешмалар һәм алар белән бәйле затлар, учредитель яисә редакция һәм мәгълүмат булдыру, тарату эшчәнлеге белән шөгыльләнгән теркәлгән массакүләм матбугат чаралары, телеканал, радиоканал белгечләре;
милли түләү системасы өлкәсенең тотрыклы эшчәнлеге белән бәйле һәм финанс базары инфраструктурасы оешмаларында эшләүчеләр;
банк ликвидлыгы белән идарә итү, акча әйләнеше өлкәсендә эшләүчеләр.
 
«Хәрби хезмәткә чакырылудан азат итүнең нигезе булып тиешле оешмалар җитәкчеләре тарафыннан билгеләнгән форма буенча РФ Кораллы көчләренең Генераль штабына тапшырыла торган гражданнар исемлеге саналачак», –  дип өстәделәр ведомствода.
Фото: Татар-информ
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»