|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2022 Җәмгыять
Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән музыкант тәгәрмәчле йорт ясаганТукай районының Әҗмәкәй авылында яшәүче, озак еллар Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән музыкант, композитор, Татарстанның атказанган артисты Илдус Низамов тәгәрмәчле йорт ясаган. Аны сынарга да өлгергән. Хатыны белән Анапага ял итәргә барып кайтканнар. — Элегрәк чит илдә җитештерелгән бер тәгәрмәчле йорт сатып алган идем. Тик ул авыр, бер тоннага якын иде. Шуннан карап, ярты ел дигәндә үзем автойорт ясадым. Минеке 550 кг булды. Анда яшәү өчен бөтен мөмкинлек булдырылган, — ди Илдус абый. Автойортта ике карават, өстәл, суыткыч, телевизор бар. Биобәдрәф, раковина куелган. Уты янып, суы агып тора. — Пычрак су 25 литрлы савытта җыела. Аны рөхсәт ителгән урында түгәм. Барысы да санитар кагыйдәләрне истә тотып ясалды. Мондый автойортлар хәзер популярлаша. Чаллыда да шундыйны очраттым. Сәяхәт итәргә китсәң, бөтен уңайлыклар да бар, — ди Илдус абый.
Йөри торган йортны ясау якынча 400 мең сумга төшкән. Ул фин фанерын, “Газель” машинасының тәрәзәләрен файдаланган. Автойорт җылытылган.
Илдус абый 68 яшендә дә яраткан өлкәсеннән аерылмый. Тукай районы хакимиятендә музыка белгече булып эшли. Буш вакытында төзелеш эше белән кызыксына. Бу автойортын сатарга тели. Аның урынына тагын да җиңелрәк, иркенрәк, дүрт кеше сыешлы тәгәрмәчле өй ясарга хыяллана.
— Безнең балалар, оныклар да бар. Ерак юлга булмаса да, якын-тирәдәге шәһәрләргә чыгып ял итәргә, кунып кайтырга да җайлы мондый автойорт, — ди Илдус абый.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|