|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2022 Криминал
Җиде мәет табылган - икесенең шәхесе ачыкланмаган5 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр Уфада һәлакәтләр турында 12 мең 327 хәбәр теркәлгән. Бу хакта 20 сентябрьдә Уфа мэриясендә узган оператив киңәшмәдә Уфа буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары подполковник Илдус Шәңгәрәев хәбәр итте. «Шуларның 11е - террорчылык акты турында ялган хәбәр, өч сәламәтлеккә авыр зыян китерү, ике көчләү, дүрт талау, 450 урлау, 55 мошенниклык, 34 янгын, 38 наркотик матдәләр саклау факты, 35 наркотик сату очрагы булган, җиде мәет табылган (әлегә үлгән ике кешенең шәхесләре билгеләнмәгән)», - дип хәбәр итте ул.
Моннан тыш, Уфада хокук сакчылары эзләнүдә булган 20 кешене тоткарлаган. Бу вакыт эчендә полиция хезмәткәрләре гаилә җәнҗалларына 252 тапкыр чыккан.
Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|