|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2022 Сәясәт
Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан иттеРоссиядә өлешчә мобилизация игълан ителде, указ имзаланды. Бу хакта Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә белдерде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, мобилизация чаралары 21 сентябрьдән башлана. Указ дәүләт оборона заказын үтәү буенча өстәмә чаралар күрүне дә күздә тота. Чакырылганнар мәҗбүри тәртиптә хәрби әзерлек узачак.
"Хәрби хезмәткә чакыру бары тик хәзерге вакытта запаста торучы һәм элек армия сафларында хезмәт узган, билгеле бер хәрби-учет белгечлеге һәм тиешле тәҗрибәгә ия булган гражданнар гына алыначак. Частька җибәрү алдыннан хәрби хезмәткә чакырылганнар махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып, мәҗбүри рәвештә өстәмә хәрби әзерлек узачак", - диелә хәбәрдә.
Фото: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|