поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.09.2022 Мәдәният

Ринат Акберов: "Тракторны куйдым да театрга киттем"

Буа театры артисты Ринат Акберов кечкенәдән шук, шаян бала булып үсә. Бу холкы кайчак бераз комачау итеп тә куйгалаган икән. Мәктәпне тәмамлагач, театр юлыннан китә ул. Әмма эшләр планлаштырганча килеп чыкмый.

— Балачактан кирәкмәгән җиргә кысылып, ярамаган урыннардан сикереп, кул-аякны сындырып үскән бала мин. Шушы шуклыгым егет булгач та кимемәде, Казанда укудан кудылар хәтта, — дип көлеп искә ала Ринат. — Кайттым да киттем. Буада 83 нче һөнәри училищеда укып, колхоз тракторына утырдым. Соңрак теләгемне барыбер чынга ашырдым: театрга урнаштым, шул юнәлештә укыдым. 2007 елдан алып яраткан эшемдә кайныйм.


— Ринат, сине Буа егете дип белә идек. Бик ераклардан икәнсең?
— Үземне һәрвакыт Буа районы Әхмәт авылы егете дип йөртәм. Әни — Күл Черкене, әти Әхмәт авылыннан. Шундый гыйбрәтле, хәзер инде кызыклы хәл: яшь чакларында, бер-берсен яратуларына карамастан, никтер әтинең әнисе аларның өйләнешүенә каршы килә. Әти-әни дә югалып калмый. Әстерханда дуслары була, шунда качып китеп өйләнешәләр. Без шунда туганбыз.
 
— Әстерханда озак яшәргә туры килдеме?
— Миңа 5 яшь вакытта күченеп кайттык. Күкерт заводы шартлап, апам каты агуланган булган. “Экология бик әйбәт түгел”, — дип, әти-әни кире Әхмәткә кайтырга карар кылган. Алар бүген дә авылда яши, лаеклы ялда. Аллага шөкер, үз көннәрен үзләре күреп, тигез гомер итәләр. Әни элек Казанда ансамбльдә җырлаган. Кияүгә чыккач кына, бу шөгылен туктаткан. Сәхнәгә тартылуым аннан киләдер. Гаиләдә без өч туган: апам күрше авылда гомер итә, абыем бар. Мин төпчек, шуңа бераз иркәрәк тә булганмын.

— Театрга килгәнче, кайларда эшләдең?
— Үсмер вакытта колхозда чөгендер үстердек, XI сыйныфтан комбайнга утырдым. Колхозның өчәр-дүртәр ай акча түләмәгән чагы иде. Аннары абый белән, көтүчеләрне ял иттереп, көтү көтә башладык. Ул чакта сыерлар да күп иде. Менә шунда вакытында бирелгән хезмәт хакының тәмен аңладык. Әнидән эләкте дә әле, акча урлаганнар дип уйлады, көтү көткәнгә ышанмады. 2005 елда Казан театр училищесына укырга кердем. Ул чакта Раил абый Садриев Буа театры бинасын төзетә башлаган иде. Төркем җыеп, безне укырга җибәрүче дә ул булды. Тик мине училищедан кудылар. Авылга кайтып, башта шәхси эшмәкәрдә, аннары колхоз тракторында эшләдем. Театрга дәүләт статусы бирелгәч, ничектер Раил абый белән очрашырга туры килде. “Безгә эшкә килмисеңме?” — диде ул. Тракторны куйдым да театрга киттем.

— Балачак хыялымы бу?
— Сәхнәгә чыгарга ашкынып торган егет түгел идем. Чыгарылыш сыйныфлар чорында, кичәләрдә катнашмас өчен, качып йөрдек. Ул чакта, укытучы кушуы буенча, чиреккә билге куелсын дип кенә сәхнәгә чыга идем (көлә). Шуннан әкренләп ошап китте. Районда уздырылган конкурсларда спектакльләр дә куеп йөрдек. Раил абый безне шуннан күреп җыйды.
 
— Театрга ияләшүе авыр булмадымы?
— Иң беренче спектакльләрдән “Бәхеткә биш минут кала”ны безгә килеп Тинчурин театры артисты Исламия апа Мәхмүтова үзе куйды. Бергә уйнап та йөрдек әле. Алар безне өйрәтте, этәргеч, ышаныч бирде.
 
— “ТНВ” каналында куелган “Елмай” юмор проекты, “Тамак” сериалында да сине еш күрә идек. Шуннан соң күбрәк таный башлаганнардыр?
— Халык театрга бик еш йөрми, ә телевизорны гел карыйлар. Раил абый уйлап тапкан проект бу. Чынлап та, “Елмай” безне күбрәк танытты. “Тамак”та ролем дә кызык иде. Гел “ни, ни, ни” дип сөйләшә идем. Урамда күргәндә, шуны искә төшерүчеләр шактый булды. “Теге ни бит әле син”, — дип елмаеп әйткәлиләр иде.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 19.09.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»