поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.09.2022 Язмыш

“Хатын-кыз кулыннан ничек килә соң мондый вәхшилек?”

Ир-егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятар, дигән зирәк халкыбыз. Ә бит без аларның хисләренә түгел, эшләренә игътибарлырак. Юкка түгелме икән?! Менә сезгә бер ир-егетнең җан авазы.

"Язмамны чын мәгънәсендә гүзәл затлардан, әйбәт әниләрдән гафу үтенүдән башлыйм. Чыннан да, алар — күпчелек, алар — дөнья тоткасы.
Әмма ир кешенең кулыннан гына түгел, башына да килми торган әшәкелекләрне дә нәкъ хатын-кыз эшли. Шуңа да йөрәк әрнешләремне туп-туры үзегез белән бүлешергә булдым, кызлар.

Минем хезмәт юлым хокук саклау органнарында узды. Башкаланың үзәк районнарында тәртип саклауга багышланган елларымда Телеүзәк, БДУга ерак түгел чүп савытларында аналары үлемгә дучар иткән сабыйлар, аларның кискәләнгән мәетләрен тапканда тетрәнүләрем... Башны бер сорау чүки: “Хатын-кыз кулыннан ничек килә соң мондый вәхшилек?” Ана кеше үз баласына начарлык тели алыр икән...

Начарлык кына түгел, тормышын бозарга теләүчеләр дә бар икән бит. Бу минем үз гаиләмә кагылмаса, белмәс идем.
Без хатыным белән өч бала үстердек, барысын да укыттык, тормыш корырга ярдәм иттек. Төпчек кызыбыз юрист һөнәре алды, аңа фатир алып бирдек. Авыл егетенә кияүгә чыкты ул, гаилә корып яши башлаганда бик бәхетле иде. Хәзер генә бәхетле елмаюы сүнеп калды.

Киявебезнең әнисе – авыл укытучысы, ике ул үстергән. Икесе дә хезмәт тәрбиясе алып үскәннәр, йорттагы бар эшне дә башкара, хатын-кызның идән, тәрәзәләр юу, ашарга пешерү кебек эшләр дә алар өстендә булган күрәсең, мал карау, башка эшләрне дә әни кайтканчы бетереп куярга тиеш була алар. Нишлисең, кызлары булмагач, малайларны йорт эшләренә өйрәткән. Шул ук вакытта, аның сүзе генә дөрес, аның фикере генә өстен булуга инандырган улларын. Бер гаеп юк - әни сүзе өстен булырга тиеш. Хатын алганчыга кадәр.

Гаилә коргач, ир белән хатын киңәшләшеп дөнья көтә башлый, әти-әниләрдән киңәш сорасалар, алар рәхәтләнеп ярдәмгә ашыга, яшь гаиләнең яңа аякка басып килгән матди хәлен яхшыртуга да булыша алалар. Кызганычка каршы, төпчегебезнең гаиләсендә бөтенләй башкача.

Кодагый беренче аралашуларда ук әйтеп куйды – минем эчемдәге тышымда, янәсе, мин турыга әйтәм! “Турыга әйт син, кодагый, тик уйлап әйт”, — дип карасак та, ул үзенекен бөгә. Улына, көненә берничә тапкыр шалтыратып, яшәргә өйрәтә. Тик нигәдер, бу сүзләр барысы да киленгә каршы. “Бәбәй тапкач, өйдә озак утырмасын!” Утырмады, балаларын таба торды, яшь ярымлык чакларыннан эшенә чыга торды. Хәзер ул җитди юридик практика алып бара, эштән иреннән соңрак кайта. “Эштә түгелдер ул, сиңа бала ташлап, сулга йөридер!” Кайсы иргә ошасын мондый сүзләр?! Кияү тавыш куптара, йортта торырлык булмастай хәлгә җиткерә.

Кодагый яшьтән иркә үскән, тәкәббер холыклы, тормышта аның сүзе генә сүз булырга тиеш. Тагын бер улының хатыны үзе янында мәктәптә эшли иде, ничек итсә итте – аны эшеннән бушаттырды. Аның ике оныгы белән кайдан эш табарга тиештер ул, билгесез.

Оныкларга ул үз нәселенең дәвамчылары түгел, ә килен балалары итеп карый. Без аларга җаныбызны ярып бирергә әзер торабыз, аларны тәрбиләүнең күп өлешен үз өстебезгә алдык. Булдыра алганда, моны бик зур бәхет дип саныйбыз. Әмма кодагыйның фикере башка – оныклар, аларның әниләре улларының аңа булырга тиеш игътибарын үзләренә ала, алар өстеннән кинәнеп “командовать” итәргә ирек бирмиләр.

Сүз дә юк, малайлары эшчән, эчми-тартмыйлар. Бу гаиләдәге тәрбиядән килә. Әмма кызыбызның кияү янында кайчак түзеп торырлыгы калмый. Әнисенең әмерләрен тормышка ашырырга теләп чабулаган улы гаиләсен югалту алдында.

Гадәттә, киленнәрен яратмаган кайнаналарны картлыгында язмыш шул киленнәр кулына илтеп сала. Яшьрәк чакта яшәргә ирек бирмәгән, тормыш оясын тар-мар китергән киленеңне күзенә ничек карарсың?

Хатын-кыз – юкны бар итүче ул, булганны юк итүче түгел, килешәсезме, кызлар? Бүген мин — иңнәрендә ярыйсы ук югары чиндагы хәрби погоннар таккан, берничә тапкыр Чечен сугышында йөреп, сезнең улларыгызны исән-сау алып кайткан офицер, гаиләмнең калканы булып яшәүче чал чәчле бер ир сезгә дәшәм — хатын-кызның кешелек тормышындагы миссиясе, аның кулларына Ходай салган илаһи көче турында онытмасагыз иде, вакыты җиткәч, сезгә аның өчен җавап та тотасы бар бит әле...
Харис.
Уфа шәһәре"
Фото: пиксабай
Автор:Резида Валитова

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»