поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.09.2022 Мәдәният

Казанда драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы искә алынды (ФОТО)

Тинчурин күмелгән урынга чәчәкләр салынды, Тинчурин паркында искә алу концерты үткәрелде, театрда шәҗәрәсе презентацияләнде һәм аның ирекле тәрҗемәсендәге “Хан кызы Турандык” спектакленең премьерасы узды.

Әдипне туган көнендә искә алу Тинчурин театры коллективы һәм татар җәмәгатьчелегенең Архангель зиратында К.Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салудан башланды. Искә алу чарасын Тинчурин музее җитәкчесе Розалия Чабатова алып барды. Кәрим Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов фикеренчә, Кәрим Тинчурин белән композитор Салих Сәйдәшев татар сәнгатендә музыкаль драма жанрына нигез сала.

«Кәрим Тинчурин әсәрләре бүген дә әһәмиятен җуймый, киресенчә, актуальләшә бара. Аның иҗатының нәтиҗәле кайтавазы бүген дә яңгырый. Без аның эшен дәвам иттерәбез һәм Кәрим аганың театрыбызны оештырып җибәрүен онытмыйбыз” -, дип чыгыш ясады Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов Кәрим Тинчурин әсәрләренең классика булуын әйтеп узды. Тинчурин “Хан кызы Турандык” әсәрен ирекле тәрҗемә итеп, татар халкында Европа әдәбиятен танытуга зур өлеш кертә, дип саный Туфан Имаметдинов.

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов сүзләренчә, Тинчурин иҗаты – татар драматургиясенең алтын баганасы булып тора.

“Татар әдәбиятен “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”дан башка күз алдына китереп булмый. Кәрим Тинчуринның Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый традицияләрен дәвам иттереп, революциядән соң татар театрын, татар әдәбиятен яңа баскычка күтәрде. Кызганыч, талантның гомере репрессия елларында өзелә” -, дип белдерде Әлфәт Закирҗанов.

Камал театры артисты Әзһәр Шакиров Кәрим Тинчурин исемен танытуда, мирасын саклауда Тинчурин театры җитәкчелегенең тырышлыгын билгеләп узды.
“Тинчурин паркы булдырылды, бюст куелды, әсәрләре татар театрларында уйнала. Тинчуринны гына түгел, репрессия корбаны булган актер Мохтар Мутинны, язучы Фәтхи Борнашларны да онытмыйк” -, дип мөрәҗәгать итте Әзһәр Шакиров.

Зираттан соң К.Тинчурин паркында К.Тинчурин бюстына чәчәкләр кую, искә алу концерты оештырылды. Чарада Тинчуринга багышланган шигырьләр сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Искә алу концертында Тинчурин театры артистлары Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Резедә Сәләхова, Резедә Төхвәтуллина, Булат Зиннәтуллин чыгыш ясады. Шулай ук Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов Кәрим Тинчурин иҗатын саклау һәм милли мәдәниятне үстерү турында сөйләп узды.

Шулай К.Тинчурин театры фойесында К.Тинчуринның нәсел шәҗәрәсен презентацияләү булып узды. Драматургның нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итүдә Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, баш режиссер Туфан Имаметдинов, Татарстан мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, галим Ирек Һадиев, шагыйрь Газинур Морат һәм башкалар чыгыш ясады.

Презентациядән соң К.Тинчурин театры фойесында Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры чыгыш ясады. Моннан тыш театр музеенда К.Тинчурин тәрҗемәсендәге “Хан кызы Турандык” пьесасы кулъязмасы белән таныштыру оештырылды.

Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышланган чаралар театрның 89 сезонын ачу һәм К.Тинчурин тәрҗемәсендәге “Хан кызы Турандык” спектакле премьерасы белән тәмамланды. Сәхнәдә Кәрим Тинчурин юбилеен искә алу вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Əхмәтов , Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Вадим кызы Фәтхуллина театр артистларына һәм хезмәткәрләренә Татарстан Президентының, Дәүләт Советының, Татарстан Мәдәният министрлыгының, Театр әһелләре Берлеге рәхмәт хатларын, мактау грамоталары тапшырды, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.


---
Тинчурин театры
№ --- | 16.09.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»