|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2022 Дин
Ахирәттә гамәлләрең генә кирәкБер мөгаллим мәдрәсә тоткан. Аның даны бар шәһәргә таралган. Ул бик акыллы, динле, иманлы булган. Байлыкка омтылмаган, барына шөкер иткән. Берсендә укучылары аннан: — Әй, остазыбыз, сине барысы да белә, бик бай кеше була алыр идең. Ни өчен алтыннардан баш тартасың? — дип сораган.
Мөгаллим:
— Бу тормышта кирәк булган бөтен нәрсәм бар. Байлыкка кызыкмыйм. Фаный дөньяда бар кыйммәтле нәрсәләрне, алтын-көмешне үзенә алырга тырышкан кешеләр — аркасына авыр йөк салып барган мөһаҗир кебек. Каршыларына озын стена очрагач, юлны дәвам итәр өчен, аларга гомер буе җыйган авыр йөген стенаның бу ягында калдырырга туры киләчәк. Байлык та шулай. Ахирәткә үзең белән берни алып китеп булмый, — дип җавап биргән.
Нәфесен тыя алмаган кешегә гел җитми. Бер җирдә эшли башлый, хезмәт хакы аз дип, башка урынга күчә. Шкафы тулы кием. Кияргә күлмәгем юк дип, өсте өстенә ала. Бизнесы гөрләп бара, керем аз, дип зарлана. Машинасы яхшы гына йөри. Искергән дип, соңгы модель автомобильгә кызыга. Кызганыч, гомер буе җыйган байлыкның барысы да кала. Кайчак шуның аркасында мәрхүмнең балалары талашып бетә, туганлык җепләре өзелә. Кыямәт көнендә Аллаһ акчаңны, байлыгыңны санамый, кылган гамәлләреңә карап хөкем кыла. Игелекле кеше турында үзе вафатыннан соң да хәерле сүзләр сөйлиләр. Аны яхшы яктан искә алалар. Башкаларга кылган игелекләре өчен рәхмәт әйтәләр. Шул рәвешле кеше үзе вафатыннан соң да әҗерен ала, савабы килеп тора. Бу тормышта якты эз калдырып, киләчәк буыннарга исемең маяк, гамәлләрең үрнәк булырлык итеп яшәргә язсын иде.
--- |
Иң күп укылган
|