|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2022 Авыл
Бәрәңге алдыгызмы, канәгать калдыгызмы?Күпләр инде икенче икмәкне алып урнаштырды. Быел бәрәңге, яшелчә кадере бераз арта төште. Илгә кертелгән кайбер чикләүләр аркасында, ел башында азык-төлеккә бәяләр күтәрелгәч: “Бакча, җиребез бар. Бәрәңге, яшелчәне күбрәк үстереп, ничек тә ерып чыгарбыз”, — диючеләр аз булмады. Ә сез уңышны җыйдыгызмы? Чыгышы яхшымы?
Рәсим ХАҖИЕВ, Әгерҗе районы Исәнбай авылы:
— Ничә ел рәттән бакчаның яртысына печән чәчә, калганына бәрәңге утырта идек. Чөнки малларны бетердек, күп кирәкмәде. Быел чит илдән бәрәңге кертү кимеде. Шуңа, уйладык та, печән җирен бетереп, элекке вакыттагы кебек, бакчага тулысынча бәрәңге утыртырга булдык. 25 чиләк орлыктан 115 чиләк уңыш җыеп алдык.
Көрәк белән алдык. Быел корылык булды. Шуңа, елына күрә, бәрәңге чыгышы әйбәт. Кызыл бәрәңге күбрәк чыкты, сарысы азрак иде. Печән үскән җирдә уңыш аеруча яхшы. Ял иткән бакчада әйбәт була, диләр бит. Черекләре бик күренмәде. Бәрәңгене эрегә, орлыкка дип аерып җыйдык. Мал булмагач, вагын күрше абыйга бирдек. Алар терлекне күп тота. Рәхәтләнеп ашатсыннар.
Айсылу ГАБДРАХМАНОВА, Тукай районы Сәет авылы:
— Бәрәңгене 10 июньдә генә утырттык. Шуңа 15 сентябрьдән дә иртәрәк чыкмабыз. Ашарга алгалыйбыз. Быел җир бик каты. Ничек казыйсы булыр... Болай чыгышы яхшы күренә. Әйбәт булсын инде. Малларга да кирәк. Әй, бәрәңге уңса, нишләтәсен белер идек әле. Вак бәрәңгене дә базда саклыйбыз. Язын каз-үрдәкләр сатып алгач, пешереп ашатабыз.
Рөстәм ИБРАҺИМОВ, Апас районы Карамасар авылы:
— 10 майда утырттык. Кояшлы матур көн иде. Шуннан соң салкыннар китте. Бәрәңге бер айга якын тишелмичә ятты. Аннары яңгырлар сөендерде. Бәрәңге өчен әйбәт ел булды. Кара туфрак үзенекен итә, җир алай ук каты булмады, уңышы канәгатьләндерә: 80 %ы — эре, 20 %ы уртача булды. Бәрәңгене ике бакчада үстердек. Бер өлешен сатарга планлаштырабыз. Күпләп алучылар алдан заказ бирә. Әлегә бәясе төгәл билгеле түгел. Якын арада базарга күпләп чыга башлар.
Элек бәрәңгене, сука тагып, ат белән ала идек. Быел бер авылдашыбыз трактор белән чыгартты, сабагын да техника чаба. Бәрәңге коры, чиста, җыярга рәхәт булды.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|