поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.09.2022 Җәмгыять

Хәле авыраеп, аңы киткәндә хатыны исемен кабатлады...

Үзебезгә йорт җиткезеп башка чыккач, ирем улыбыз белән сыерчык оясы да ясап куйды. Кошлар ояны үз иттеләр. Язларын ерак юллар үтеп туган илләренә кайтып бала чыгарганнарын күреп сөенеп йөрим, көзләрен җылы якларга киткәндә артларыннан хәерле юллар теләп озатып калам. Мәрьямбану апаның Ислам абыйсының үкенечле язмышы турында сөйләгәнен хәтерлим. Кошларга бәйле түгелме икән ул язмыш?

— Без сугыш чоры балалары, — дип башлады ул сүзен. — Мине абыем карап үстерде. Уенга да алып чыга иде. Миңа өч-дүрт яшьләр чамасы булгандыр, бер вакыйга төш кебек кенә истә калган.
 
Авылыбыз башындагы инеш аша бик иске, җимерелеп беткән күпер бар иде. Шуның астына, җаен табып, кошлар оя корганнар. Безнең очның абыем кебек җиде-сигез яшьлек малайлары, абый да, шул оялардан кош йомыркаларын алып, ояларын туздырып төштеләр. Ник? Сабый чак бит — абемнан сорарга башка да килмәгән.
 
Әтием сугышка киткәндә абыема җиде яшь була. Әнием: “Сугыш елларында тормыш авырлыкларын шул балам белән бергә күтәрдек”, — дип елый-елый бик еш искә ал­ды. Ул аның уң кулы, тыянычы, беренче ярдәмчесе була. Тәртипле, тырыш бала мәктәптә дә бик яхшы укый. Өйдә дә ху­җа­лык эшләре аның өстендә.
 
Әтиебез сугыштан исән-имин кайтты. Үсеп, авыр эштә чыныгып куйган абый аның уң кулына әйләнә. Әти җиде төрле һөнәр иясе иде, абый да аннан барысына да өйрәнеп үсте. Аннан педагогия училищесында укыды. Армиягә алынып, өч ел чит илдә хезмәт итте. Кайткач, читтән торып институтта укуын дәвам итте. Авыл мәктәбендә математика укытты. Авылга кунакка килеп йөрүче бик чибәр кызга өйләнде. Кәләш тә мәктәптә укытты. Яшь гаиләне бәхеткә күмеп, уллары туды. Күпләрне сокландырып, шулай матур ыгна яшәп ятканда, гүя аяз көнне яшен сукты: хатын баласын алып үз ягына кайтып китте. Гаиләдә бер-береңне яратып, ир хакын, хатын хакын хаклап яшәгәндә генә тормыш зилзиләләрен бергә ахыргача үтеп, бәхетле балалар да тәрбияләп буладыр шул. Булгандыр сә­бәп­ләре. Бу хәл безнең өчен һаман да җавапсыз табышмак. Абый хатынын, улын сагынды. Очарга талпынган канаты сынган коштай, яралы җанын кая куярга белмәде. Авылдан китеп читтә эшләп тә йөрде. Куен дәфтәре күңел кичерешләре, сагынулары турындагы язмалар, ши­гырьләр белән тулды. Тик ул бәхетле мизгелләрен үткәргән авылыннан аерыла алмады. Үзе кебек ялгызак белән гаилә дә корып карады, ни кызганыч, бүтәнне җанына якын итә алмады. Тормышны, кешеләрне яраткан әзмәвердәй егетнең яшәү дәрте әкренләп сүнә барды. Без дә ярдәм итә алмадык, тирән төшенкелектән чыгарга көч тапмады. Соңгы көннәре урын өстендә үтте. Хәле авыраеп, аңы киткәндә хатыны исемен кабатлады...
 
Йөрәк һаман да сыкрап тора. Кайчандар ул утырткан, язлар саен чәчәк атып, көзләрен җимеш­ләрен коймыйча аны сагынып көтеп утыручы алмагачлар, чияләр, миләш­ләр генә калды...
 
Авыр күңел кичерешлә­реннән соң азрак тын алып: “Ялгышулардан Алла сакласын!” — дип өстәп куйды Мәрьямбану апа.
 
К.САБИРОВА. Сарман
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.09.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»