поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
13.09.2022 Криминал

Җиде баланы атып үтергән Илназ Галәвиевның эше төгәлләнә

Казанның 175нче гимназиясендә узган елның маенда атыш оештырган Илназ Галәвиевның эше сентябрь азагында судка җибәрелергә мөмкин. Хәзерге вакытта Галәвиев җинаять эшен өйрәнә. Суд карары буенча, Галәвиев кулга алынган көннән бирле сак астында.

Генераль прокуратура фикеренчә, 175нче гимназия җитәкчелеге һәм сак хезмәтен тәэмин иткән фирма гамәлләрендә җинаять составы юк.
 
Әмма гаепләүче як – Тикшерү комитеты – аларны җинаятькә җәлеп итәргә җыена. Тикшерү фикеренчә, директор Әминә Вәлиева, «Союз пожарного мониторинга» ширкәте инженеры Марат Җиһаншин һәм «Ваша безопасность» ширкәте җитәкчесе Сергей Иванов куркынычсызлыкны тәэмин итмәүдә гаеплеләр. Мәсәлән, гимназиядә сак булмаган, уку йортының ишеге ачык булган, укучыларны, укытучыларны кисәтү өчен динамиклар эшләмәгән. Әмма, инде искәртелгәнчә, Генераль прокуратура бу кешеләрнең гамәлләре белән Илназ Галәвиев эшләгән җинаять арасында бәйләнеш күрми.
 
Беренче экспертиза Илназ Галәвиевның үз гамәлләренә җавап бирмәве хакында нәтиҗә ясаган иде, шуннан чыгып, бу кеше үз акылында булмаган, дигән хәбәр таралды. Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин мондый нәтиҗәнең сәбәбен аңлатты. Иң беренче экспертиза вакытында үтерүченең деструктив субкультура тәэсирендә булуы исәпкә алынмаган.
 
Икенче экспертизада Илназ Галәвиевның мондый юнәлештәге башка кешеләрнең тәэсирендә булуы ачыкланган. Шул исәптән, беренче чиратта Керчьтагы уку йортында студентларны аткан Владислав Росляков турында сүз бара. 18 яшьлек студент Росляков 2018 елда, үзе ясаган бомба шартлатып һәм атып, 21 кешене үтерде, дистәләгән кешене яралады һәм үзен үзе атып үтерде. Галәвиев шушы кешенең гамәлләрен кабатлаган, дип саный экспертиза. Ул үзенең ни эшләгәнен аңлаган дип табылган һәм, шул сәбәпле, суд каршына басачак.
 
Галәвиев һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше үлде, шуларның җидесе – балалар.
Фото: Татар-информ
Автор:Резида Валитова

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»