|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2022 Киңәш-табыш
Таушалган дини китаплардан ничек гөнаһка батмыйча котылыргаТатарстан Диния нәзарәте «Татар-информ» агентлыгына таушалган, искергән яисә кирәкмәгән дини китаплардан котылу тәртибен аңлатты. «Дини китаплардан котылырга кирәк булганда, иң яхшы юл — аларны кеше йөрмәгән җиргә күмеп кую. Мондый мөмкинлек булмаганда, дини китапларны яндырырга була. Ләкин җылыну яисә ризык пешерү өчен ягылган утта түгел, ә аерым шушы максаттан махсус ягылган учакта яндырырга кирәк. Яндырылган китапларның көле күмеп куела», – диде Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков.
Диния нәзарәте вәкиле сүзләренчә, борынгы, тарихи кыйммәткә ия булган китапларны музейга, китапханәгә тапшырырга мөмкин, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|