поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.09.2022 Хәйрия

"Йөгереп йөргән балам 42 кг авырлыкка калды"

Балтач районының Яңа Салавыч авылында яшәүче Илназ Мәхмүтов 2019 елның җәендә куркыныч юл һәлакәтенә очрый. IX сыйныфны тәмамлаган егет әнисе белән Казан энергетика техникумына документлар тапшырырга килә. Шәһәрдә яшәүче туганнарына да сугылып чыгарга булалар.

— Икенче көнне көтүгә чыгарга кирәк иде, ә аннан соң каенатаның юбилее. Иремнең сеңлесе, барыбер кайтабыз бит, Илназ безгә утырып кайтыр, диде, — дип искә ала Илназның әнисе Әлфирә Мәхмүтова. — Ул көнне автобус белән кайтып киттем. Ә икенче көнне кичкырын өй телефоны шалтырады. Авылдашыбыз икән. “Төрнәле авылы янында авария булган, Мәхмүтов фамилияле кешеләр, сезнекеләр түгелме?” — диде. Шуннан соң пошаманга төштек. Нәкъ шул вакытта кайтып җитәргә тиешләр иде.

Ул көнне күңел тыныч булмады, нидер сизенгән сыман, үз-үземне кая куярга белмәдем. Күпмедер вакыттан соң тагын шул ук авылдашыбыз шалтыратты: “Сезнекеләр икән”, — диде, елап. Ирем белән машинага утырдык та Арчага киттек. Туганнарыбыз, Илназ утырган машина каршына икенче автомобиль килеп чыккан да, маңгайга-маңгай бәрелешкәннәр. Шуннан соң безнекеләрнең машинасы юл читенә төшеп капланган. Рульдәге киявебез урында ук үлгән. Калганнарны Арча хастаханәсенә алып киткәннәр. Машина йөртүче янында утырган каенсеңлемә, арттагы ике баласына да бик каты зыян килгән. Ә безнекеләргә каршы чыккан машина йөртүче һәм пассажирына берни дә булмаган. Без барганда, Илназны реанимация бүлегеннән палатага чыгарганнар иде. “Әни, корсагым бик авырта”, — диде улым, сызланып.

Бу хакта табибларга әйткәч, яшүсмерне янә реанимациягә алып китәләр. Арка мие өзелгән булган, төн буе операция ясыйлар. Баланың хәле авыр, ди табиблар. Икенче көнне үк аларны санавиация вертолеты белән Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр.

Кемнеңдер ялгышлыгы, ашыгуы аркасында Илназның хыяллары челпәрәмә килә. Хастаханә диварлары аның өчен икенче өенә әверелә. Яныңда әниең, якыннарың булса, һәр сынауны җиңәргә мөмкин.
 
— ДРКБда шактый озак яшәдек. Яшәдек дим, чөнки аннан кайтмадык та дип әйтергә була. Илназ ашый алмады, бар ашаганы кире чыга иде, сәбәбен тапмадылар. Сау-сәламәт, күтәренке рухлы, йөгереп йөргән балам 42 кг авырлыкка калды. Көннәр буе телдән язгандай түшәмгә карап ятты. Табиблар, арка мие нык зыян күргән, анда шеш барлыкка килгән, эчәклекләр өч җирдән өзелгән, диде. Арка миендә бармак зурлыгында тишек урынына имплант куйдылар. Балам, аякларымны тоймыйм, диде. Табиблар моны арка мие өзелү белән аңлатты. Илназ сыек ботка, сөт ризыкларын гына ашый ала иде, — ди Әлфирә апа.
 
Кеше үлеменә китергән, өч кешене гарип калдырган машина йөртүчене шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
 
— Улым, йөгерәчәкмен, дип хыяллана. Илназның моңлануын күреп, йөрәгем сызлый иде. Әмма әкренләп үзен кулга алды. Читтән торып укып булса да, бухгалтер һөнәрен үзләштерде. Машина алып бирдек, автомәктәпне тәмамлады. Йөртү таныклыгы бар. Бер тик торганы юк. Кул көрәше белән шөгыльләнә башлады. Тренерлары Фагыйль Гайнетдинов, Ранил Сафиуллин ярдәмендә күп уңышларга иреште. Зур рәхмәт аларга. Илназ хәзер Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең тернәкләндерү үзәгендә ята. Табиблар гел өметләндерә, иншаллаһ, улымның тырышлыгы, белгечләр ярдәме белән аякка басарбыз дип ышанабыз, — ди Илназның әнисе.
 
Яшь егеткә тулысынча сихәтләнү өчен тернәкләндерү курсы узарга кирәк. Кырымдагы шифаханәгә барырга да исәпләре бар.
Бу дөньяда барлык сынаулар имтихан тотар өчен бирелә, әмма аларны уңышлы узу үзебездән дә тора. Кул кушырып утырмыйча, алга карап яшәргә кирәк. Ә иң мөһиме — өмет булсын. Бары ул гына һәр сынауны узарга ярдәм итә.
 
Ярдәм итү өчен “Сбербанк” картасы номеры:
4276 6200 4022 4754 (Мәхмүтова Әлфирә Гомәр кызы).
Карта 8-987-401-38-46 телефон номерына беркетелгән.

Диләрә ГЫЙЛӘҖЕВА
Ирек мәйданы
№ --- | 12.09.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»