|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2011 Мәдәният
Театрдан мунча коткараДала баласы. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Әлмәт драма театры артистлары белән “Ак калфак” (М.Фәйзи) спектаклен куйганнан соң Рамил Минхановка әнә шундый кушамат йогып кала. Ирекле рухлы көтүче Бакый образы аңа чын-чынлап танылу алып килә. Әлеге спектакль Рамилне гүя балачагына алып кайта. Иркутскида туган, Монголиядә үсмер чакларын үткәргән, әти-әнисенең чиксез җирсү-сагыну хисләре аркасында гына Әлмәт якларына кайткан кеше бит ул. Ә танылу дигәнең кайчак тынычлыкны да югалттыра әле ул. Хатыны Сәкинә ханым елмаеп, мондый хәлләрне дә бәян итә: “Рамилне кызлар бик ярата. Әлмәт театры администрациясе фойедагы элмә тактага аның фотосын кат-кат элүдән гаҗиз булды. Ник дигәндә, аның катнашындагы спектакльдән соң фотосы юкка чыга гына бит. Фото урынына кәгазьгә иннек белән ясалган йөрәкләр кала”.
Моңа каршы Рамил Минханов, мин бит сәүдә өлкәсендә эшләргә тиешле кеше идем, дип җавап бирә. Театр дөньясына кереп китүенә исә нәкъ менә хатыны сәбәпче була. Икебез бер өлкәдә эшләрбез дип карар итә алар. Бүген исә ялгышмаганлыкларына иманнары камил. Шулай булмаса, уллары Айвәр белән Айрат та театрга тартылыр идеме икән? Өстәвенә гаиләгә бик талантлы артистка Эльмира Яһүдина килен булып төшкән.
Ә Рамил Минханов сәхнәдәге табышлары белән сөендерә белә:
– Мин бертөрлелектән качарга тырышам. Кайберәүләр сәхнәгә чыгып басуга, бу фәлән бит әле, дип таныйлар. Мине исә таный алмый аптырасалар, кызык булыр иде. Шул ук вакытта төп рольләр дә, кечерәкләре дә бердәй кадерле. Кечкенә рольләр кайвакыт кызыклырак та булып чыга. Шул ук сәрхушне башкарганда да никадәр яңа хәрәкәт-алымнар кертеп була бит. Юрий Эплисның “Мәңгелек яра” спектакле хәтергә уелып калды, Данил Салиховның “Сәер кеше”сендәге сукырны уйнавым да тәҗрибәмне баетты.
Рамил Минханов драма әсәрләрендә дә, комедиядә дә бердәй оста уйный. Моңа Байрас Ибраһимов куйган “Кодача” спектаклендәге төп роле өчен Кама арты театрлары фестивалендә беренче урынны алуы, ә Илдар Хәйруллин куелышындагы “Узып барышлый” спектакле белән Республика театр фестивалендә икенче пландагы роль номинациясендә җиңү яулавы да дәлил.
– Миңа калса, артист һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш. Ә сез ничек тәҗрибә туплыйсыз, кайсы театрларны үз итәсез?
– Мин Мәскәү театрлары репертуарын күзәтеп барырга тырышам. Бигрәк тә Сергей Безруков, Константин Хабенский иҗатлары якын. “Колчак” фильмында Хабенский нәкъ менә Колчакны уйнады. Нинди җитди роль һәм нинди осталык белән башкарды ул аны, искиткеч! Минемчә, артистка камилләшер өчен классик әсәрләрдә уйнап карарга кирәк. Мин, мәсәлән, А.Чехов, Н.Островский әсәрләрендәге каһарманнарны бик рәхәтләнеп уйнар идем.
– Кайсы режиссердан уңдым дип саныйсыз?
– Мин бер генә режиссерны да аерып әйтә алмыйм. Аларның һәркайсы миңа яңалык алып килде, чарлады. Бу яктан караганда, Әлмәт театры – эксперименталь театр. Монда нинди генә режиссер кайсы гына әсәрне куймый. Алар артистның иҗатын баета, көтелмәгән яктан ача. Әмма артистка сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук күзәтеп барган, бөтен мөмкинлеген белеп торган даими режиссер кирәклеге дә бәхәссез. Тикмәгә генә, Гали Хөсәенов чорында Әлмәт театры чын мәгънәсендә чәчәк аткан, дип сөйләмибез бит инде без. Әмма кан алмаштыру да кирәк. Санкт-Петербургтан килгән Искәндәр Сакаев, Македониядән Звезда Ангеловская кебек режиссерлар кул астында эшләп карау һәркемгә дә тәтеми бит әле ул.
– Эшегез өйгә ияреп кайтамы?
– Ничек кенә әле. Өйдә фикер алышуның иң кайнары башлана. Минем тәнкыйтьчем дә, киңәшчем дә – хатыным. Ул җитешсезлегемне беренче күрә, вакытында берәгәйле киңәшен бирә. Хәзер аның сизгер күзәтүе астына икәү эләктек. Киленебез Эльмира – бик талантлы артистка. Ул әле сәхнәдә тәүге адымнарын гына ясый, шуңа күрә безнең киңәшләргә колак сала. Ә инде Сәкинәнең кәефен җибәргәнбез икән, монда бер генә юл кала: ул да булса, мунча ягу. Мунчадан соң баллы чәй артында кыска гына вакытка булса да театрны онытып тора алабыз.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|