поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.09.2022 Мәдәният

Казан кинофестиваленең җиңүчеләре ИСЕМЛЕГЕ билгеле

Якшәмбе кичендә «Пирамида» үзәгендә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы узды. Владимир Хотиненко җитәкчелегендәге жюри фестиваль лауреатларын игълан итте.

Татарстан һәм Казахстан бергә төшергән «Тарлан» фильмы Казан халыкара мөселман кинофестиваленең «Тамашачы мәхәббәте» призын яулады. Бүләкне Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Ришат Хәмидуллин тапшырды.

Призны режиссер Юлия Захарова, фильмның Казахстан Республикасындагы генераль продюсеры Алмагөл Тлеуханова һәм төп герой Закир ролен башкарган Бекежан Маясаров кабул итеп алды.

Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм» махсус призы Казахстаннан «Рух» фильмына бирелде. Призны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, кинофестивальнең оештыру комитеты рәисе Васил Шәйхразиев режиссер Михаил Плискога тапшырды.

"Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмына Казан кинофестиваленең махсус призы бирелде. «Вакыйганың тарихи әһәмиятен чагылдыру өчен» дип аталган дипломны кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова фильмның төп режиссеры Айназ Мөхәммәтҗановка тапшырды.

Казан кинофестиваленең «Милли бәйге» номинациясе җиңүчеләрен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова игълан итте.

«Иң яхшы документаль милли фильм» номинациясендә Зөфәр Хәйруллинның «Посланник» фильмы җиңүгә ирешкән.

Призны кинорежиссёр Зөфәр Хәйруллин фильм герое Фәнис белән бергә алды. Режиссёр фильмның күп фестивальләрдә катннашып, уңышлы кабул ителүен ассызыклады.

«Иң яхшы милли фильм» - Әмир Галиәскаровның Мөхәммәт Мәһдиевның шул исемдәге повесте буенча төшерелгән «Без 41 ел балалары» фильмы.

Казан кинофестиваленең махсус бүләге - Казан шәһәре мэрының призы «Галиябану» фильмына тапшырылды. Махсус призны Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов тапшырды.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гран-приын – «Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильмы» призын «Тыныч дан» (»Тихая слава») иран фильмы алды. Кинофестиваль статуэткасы фильмның режиссеры Нахит Хәсәнзадәгә тапшырылды.


---
Татаркино
№ --- | 12.09.2022
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»