|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2022 Мәгариф
Укытучы балаларга: “Мин бит кыйный да алам...”
Екатеринбургта биология укытучысы бишенче сыйныфлар алдында сәер сүзләр сөйләгән. Ул башкаларны кыйный алуын, һәм моның өен аңа берни булмавын әйткән. Балалар исә аптырап тормаган, укытучы сүзләрен диктофонга яздырганнар. Матбугат басмалары ул аудиоязманы сайтларында урнаштырган. Е1.ru басмасы хәбәр итүенчә, дәрес башланыр алдыннан балаларның кабинетта шаулашканы укытучыны чыгырыннан чыгарган. Аудиоязмада педагог балаларга тәртибегез мине “ярсыта” һәм арытаба моны түзеп торырга җыенмыйм, ди. Укытучы балаларга класста малайлар күп булуы гына нәрсә эшләсәң дә ярый дигәнне аңлатмый әле, чөнки мин алардан үч ала алам, ди.
“Я их хотя бы бить могу, и мне ничего за это не будет. А если и будет, так мы все живем рядом. Темная улица — она никого не спрячет”, — ди педагог укучыларга.
Шул ук сүзләрендә укытучы юристларга каршы көрәшә алуын да белдерә, шуңа да ул янаган укучылар белән судта очрашырга әзермен, ди.
“Судка бирегез. Анда барын да ачыкларбыз. Мин анда җиде тапкыр булдым, тагын барырмын. Юристлар белән дә, гомумән барысы белән дә көрәшә беләм мин. Мин исәр түгел, математик, биолог һәм идарәче дипломнарым бар”, – дип сүзен тәмамлаган педагог.
E1.ru укытучының үзен шулай тотуы ата-аналарны хафага салган, дип яза. Шуңа алар мәктәп директорыннан бу педагогны эштән читләштерүне үтенгән. Әмма биологны алмаштырырга кеше юклыгы ачыкланган.
Бу хәлне тикшерер өчен мәктәпкә махсус комиссия килгән.
Ай-һай, сәер заманда яшибез бит. Кемнәрдер курыкмыйча теләсә нәрсә сөйли, башкалар моны яздырып-төшереп бара... Кемнең хаклы, кемнең гаепле икәнен дә аңламассың.
Фото:mykaleidoscope.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|