поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.09.2022 Хәвеф-хәтәр

Колхоз базарындагы “Меркурий”га ут төрткәннәрме?

Кичә Уфаның Колхоз базарындагы “Меркурий” сәүдә үзәгендә янгын чыгу сәбәпле җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы хәбәр итә.

Чыганак сүзләренчә, вакыйганың сәбәпләрен тикшерү һәм ачыклау, шулай ук вакыйга урынын тулысынча  җентекләп тикшерү  янгын нәтиҗәләрен җыештырып тәмамлангач кына башланачак. Бүген көндез вакыйга урынында янгын сүндерүчеләр эшләде.

Әле төрле версияләр карала. Ут төртү ихтималын да тикшерәләр.
 
Кичә Колхоз базарында янгын чыккан дип язган идек. Махсус хезмәтләр килеп җитүгә янгын сәүдә үзәгенең  икенче катында  дөрләгән. Ачык ялкынны нибары төнге 3.46 сәгатькә генә сүндерә алганнар. Барлыгы 78 кеше катнашкан. 28 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын сүндерүдә Ка-32А11ВС вертолеты да катнашкан.
 
Бәхеткә, “Меркурий” сәүдә үзәгендәге янгында беркем каза күрмәгән. Аның бинасында  соңгы елларда модага кергән “контактный” зоопарк та урнашкан булган. Зоопарктагы маймылларны, ябалакларны, янутларны, төлкеләрне, һ.б.  – барлыгы 56 төр җәнлекләрне – ялкын ялмаган үзәктән коткарганнар.
 
Сәүдә үзәгендәге сату нокталары һәм бутиклар хуҗалары иртәнгә кадәр милекләрен коткарырга маташкан.
 
“Без шок хәлендә. Бик күп товар юкка чыкты. Әлбәттә, күпмедер товарны ашыгыч эвакуацияләдек, әмма “Газель”ләр барысына да җитмәде, киемнәр җирдә аунап ята. Нишләргә дә белмибез”, – ди бер бутик хуҗасы.
 
“Меркурий”дагы бердәнбер туй күлмәкләре салоны янып беткән. “Биш миллионлык товар иде анда. Әмма берни дә алып чыгып өлгермәдек, безнең ике егетебез керде анда, әмма соң  – бар тирә-якны ялкын ялмаган иде инде”, – ди туй күлмәкләре салоны хуҗасы.

Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
 
 
 
 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 11.09.2022
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»