|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2022 Җәмгыять
Казанда язучы Әхәт Гаффарга кабер ташы куелды (ФОТО)Бүген Казанның "Курган" зиратында күренекле язучы Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) каберенә таш куелды. Чарада әдәби һәм мәдәни җәмәгатьчелек, дин әһелләре, Әхәт Гаффарның туганнары катнашты. Фотолар белән "Матбугат.ру"ның якын дусты, язучы Ләбиб ага Лерон уртаклаша. Исегезгә төшерәбез, танылган татар язучысы һәм драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарга кабер ташы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды тарафыннан, аның рәисе, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров йөкләмәсе буенча урнаштырылды.
--- |
Иң күп укылган
|