|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2022 Сәясәт
Татарстанда бер көндә ике район башлыгы отставкага киттеБалык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин үз теләкләре белән отставкага киттеләр. Шулай итеп, бер көндә ике район башлыгы алмашынды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 2015 елның сентябрь аеннан җитәкчелек иткән Фердинант Дәүләтшинның вазифаларын моңа кадәр «Чирмешән АТП» гендиректоры урынбасары булып хезмәт куйган 52 яшьлек Рамил Айбатов башкарачак.
Ә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры урынбасары булып эшләячәк Илдар Таҗетдинов урынына Радик Исламов билгеләнде.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|