|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2022 Шоу-бизнес
Гөлүсә Шаһбан: "Байлыгына кызыккан диючеләр булды"Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан — Аксубай районының Яңа Ибрай авылы кызы. Туган ягы белән бик тыгыз бәйләнештә яши. “Яңа Ибраема кайтып кына, онытылып ял итә алам”, — ди ул. Авыл тормышын яратучы, табигатькә гашыйк, хисчән кеше Гөлүсә. Соңгы арада тагын бер китап чыгару нияте белән йөри. — Гөлүсә, шигърият элек тә күңелеңнән ургыла идеме?
— Шигырьләрне мәктәп чорыннан язам, әмма алар аз һәм мәхәббәт турында бөтенләй юк иде. Беренче шигырем — “Әфганстан җиле”. Үсмер чакта авылга өч-дүрт егет Әфганстаннан кайтты. Бала булсам да, барысын да күңел аша үткәреп, кәгазьгә төшергәнмен. Закир белән гаилә коргач күбрәк яза башладым. Аңа баштанаяк гашыйк булып, яратып кияүгә чыктым. Ул чакта миңа 26 яшь. 20-30 яшьләрдә хатын-кызның акылы “томаланыбрак” тора бит. Шул вакытта ниндидер юләрлекләр кыла, кияүгә чыгып кала. Ә 30 дан соң инде акыл керә, сайлана башлый.
— 26 яшеңдә хәзерге акылың булса, нишләр идең икән?
— Бу адымга, бәлки, бармас та идем. “Адәм белән Һава” тапшыруында Закирдан: “Кызыңны күрми торган кешегә бирер идеңме?” — дип сорадылар. Тын да алмыйча: “Юк”, — дип җавап бирде. Миңа да кайвакыт: “Акыллы кеше күрми торган иргә кияүгә чыкмый”, — дип әйтә. Закир янында башка кешене күз алдына да китерә алмыйм. Миңа: “Син шундый сабыр, көчле хатын-кыз”, — диләр. Хатын-кызның барысы да көчле. “Сиңа һәйкәл куярга кирәк”, — диючеләр дә бар. Ир-ат белән яшәгән бөтен хатын-кызга һәйкәл куярга кирәк. Көчле затларны кимсетеп әйтүем түгел, әмма алар җиңелрәк уйлый, авырлыклар килеп чыкканда, башларын комга тыга. Хатын-кыз җаваплы, үзен тиз кулга ала. Хатыннары авырый башлагач, калдырып киткән ирләр турында күбрәк ишетәбез.
— Инде 20 ел бергә яшисез. Закир ничек шулай гашыйк итә алды?
— Акыл белән үз яшемнән бераз калышыбрак барам (көлә). 26 яшемдә 18 яшьлек кыз кебек идем. Артыгын уйламыйча, күбәләк кебек очып йөргән вакытым. “Закирның байлыгына кызыгып чыккан”, — диючеләр булды. Аның бернинди байлыгы юк, өченче хатыны белән аерылышып йөргән вакыты, “багажы” шул гына иде.
— Гөлүсә, ә беренче никахта озак яшәдеңме?
— 18 яшьтә, училищеда укып йөргән чагымда, күрше фатирда яшәүче егеткә кияүгә чыктым. Тиз арада таныштырдылар һәм аны минем белән Яңа Ибрайга тагып та җибәрделәр. Икенче көнне автобус белән төялешеп, әти-әнидән кулымны сорарга кайттылар. Сизми дә калдым. Әти-әнигә бер борчу китергән бала түгел идем. Ул ир белән нибары сигез ай яшәдем. Кул күтәрә, кыйный иде. Әти-әнинең ничек йөрәге түзгәндер... Моны үзем әни булгач кына аңладым. Балага берәүдән дә кагылдыртасы килми.
— Шуннан соң аралашкан булмадымы?
— Юк, аралашмадык. Күпне күргән, әллә ничә тапкыр аерылган, әнисен, баласын югалткан, дип ишеттем. Ул миңа бер сабак булды, кешене аерырга өйрәтте. Тормышның андый этабы да булырга тиеш. Закирның яратып әйтә торган сүзе бар: “Үкенмим, һәрберсе тормышта мине нәрсәгәдер өйрәтте, һәркайсы үз урынын алып тора”, — ди ул.
Закирга кияүгә чыкканда, әти-әнинең йөрәгенә яра ясадым. “Күрми торган кеше, нишләп бетәрләр?” — дип борчылдылар. Якыннан белгәч, бик яраттылар. Закир гел ярдәм итү ягын карады, хәзер дә шулай.
— Кызыгыз Алисә нинди өлкәне сайлады?
— Институтка эшмәкәрлек һәм маркетинг юнәлеше буенча керде. Акылы, белеме, сабырлыгы белән әтисенә охшаган, кичерешләре, йөрәк аша үткәрүләре — нәкъ мин. Закир күп сөйләми, акыллы итеп җавап бирә, мәгълүматлы. Алисә дә шундый, минем кебек күп сөйләшми. Ләкин ирем белән кызымда шундый гадәт бар: сәләтләрен 100 % эшкә җикмиләр. Аларга гел әйтеп торырга кирәк. Акча эшләү мөмкинлеген кулдан ычкындыралар. Шуңа миннән икесенә дә эләккәли.
— Алисә заказга тортлар ясый икән. Бу эшкә кайчан тотынды?
— 16 яшендә үзенең туган көненә пешерде, шундый тәмле һәм матур килеп чыкты. Шуннан әкренләп заказлар тотынды. Бик яратып башкара. Бу — түземлек сорый торган эш. Минем сабырлыгым җитми, ул пешергәнне күзәтеп тә арыйм.
— “Бер бала белән генә калганга үкенәм, күбрәк алып кайтасы булган икән”, — дип язган идең.
— Бу фикер еллар узгач килә икән. Ичмасам, бер иптәш туганы булыр иде, дигән үкенечем бар. Үзебез өч бертуган: апам районда, энекәшем Казанда яши. Туганнарым, аларның гаиләләре белән бер-беребезгә ярдәмләшеп, дус-тату гомер итәбез. Яшь вакытта башкача уйлыйсың, гомер үтмәс шикелле. Ярар, булыр, дия-дия еллар узып китте. Яшьлектә, баланы ничек аякка бастырырбыз, дигән борчылу да булган инде. Һәр бала үз ризыгы белән туа, дигән сүзнең хаклыгына яши-яши инандым. Тырышлык кына кирәк.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|