|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2022 Хәйрия
Тукайның дусты, шагыйрь Миргазиз Укмасый каберен төзекләндерү буенча ХӘЙРИЯ АКЦИЯСЕ игълан ителдеКазан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы якташлык җәмгыяте һәм "Матбугат.ру" сайты Габдулла Тукайның дусты, замандашы, шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Укмасый каберенә таш һәм чардуган кую уңаеннан Хәйрия акциясе уздыра. Кызганыч, Миргазиз Укмасыйның кабере бүген ташландык хәлдә. "Ил төкерсә, күл була" дигән яхшы гыйбарә бар. Әлеге игелекле эштә теләгән һәркем катнаша ала. Акчалата ярдәмне Флюра Абдуллинаның 8 905 020 98 93 телефон номерына беркетелгән банк картасына күчерергә мөмкин. Миргазиз Габделкаюм улы Укмасый (Зәбиров) 1884 елың 14 июнендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында мулла гаиләсендә туа, «Мөхәммәдия»дә укый.
1931 елның 7 июнендә аны «авылда контрреволюцион чыгышлар оештыручы» сыйфатында кулга алалар һәм шул елның 29 августында әдипне сигез елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгара. Дөрес, бераздан, шул ук елның сентябрендә, бу карар шартлы хөкем белән алыштырыла.
Шушы хәлләрдән соң М.Укмасый, ике кызын ияртеп (хатыны инде вафат булган була), туган авылын ташлап, Яшел Үзән шәһәренә барып урнаша. Анда әүвәл ФЗӨ мәктәбендә, аннары Норлаттагы урта мәктәптә укыта. Кызы вафат була. Бер кызы чит ят җирләргә китәргә мәҗбүр була. Аның язмышы билгесез.
Утызынчы елларның ахырларында Миргазиз Укмасый Казанга күченә һәм Казан медицина институтында балта остасы булып эшләп йөри. Гомеренең соңгы елларын М.Укмасый Югары Осландагы картлар йортында яшәп уздыра һәм 1948 елның көзендә шунда вафат була.
Ул Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән (13 аллея, беренче рәт).
М.Укмасыйның иҗатына килгәндә, 1903 елларда ук шигырьләр язарга керешә, әмма матбугатта аның шигырьләре фәкать 1905 елдан соң, ягъни татар телендә көндәлек матбугат туганнан соң гына күренә башлый. Соңыннан китаплары дөнья күрә. М.Укмасыйның «Хәлифәлек өчен көрәш» исемле пьесасын 1917 елда «Сәйяр» труппасы сәхнәгә куя. 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы була.
--- |
Иң күп укылган
|