|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2022 Җәмгыять
“Тәмугы аяк астында, оҗмахы кайда икән моның?”Августның соңгы якшәмбесендә Россиядә Шахтерлар көне билгеләп үтелә. Күмер чабучы элек-электән иң катлаулы, авыр, хәвефле, шул ук вакытта кирәкле, акчалы һөнәрләрнең берсе саналган. Кайсы шахтаны алсаң да, татарлар хезмәт куйган. Шундыйларның берсе — Шахтер даны орденының тулы кавалеры, мактаулы шахтер Әхнәфетдин Гыйләҗетдинов. Ул тумышы белән Мөслимнән, хәзер кызы гаиләсендә Минзәләдә яши. — Әхнәфетдин абый, ничек шахтер булырга уйладыгыз?
— Укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмады. 14 яшьтән колхозда эшли башладым. Тормыш авыр, аякта чабата, акча юк. Абый Чиләбедә шахтада эшли иде. Аңа ияреп чыгып киттем, ләкин 18 яшь тулмаган дип, мине алмадылар. Хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килгәч кенә, шахтага эшкә билгеләделәр.
— Ничә ел шахтада эшләдегез?
— 38 ел гомеремне шахтага багышладым. Башта җир астына 800 метр тирәнлеккә төшәбез, аннары трамвай белән барабыз, соңыннан җәяү 1 чакрым ара үтә идек. Җир астында тимер юллар, аерым тормыш. 18 метр калынлыктагы күмер катламнары. Ап-ак спецовка бирәләр. Бер киюгә карала инде ул. Җир астында җылы. Күлмәкчән эшли идек. Ул чакта күмерне атлар ташый иде. Алар җир астында гына тора. Шунда ашаталар, йоклыйлар. Чөнки яктыга чыксалар, күзләре күрми. Үземнең дә озак еллар шахтада фонарь белән йөргәнгә, күзләрем начарланды. 81 яшемә җиттем. Ул чактагы хатирәләр бер дә онытылмый.
— Шахтерның эше куркыныч, җаваплы. Фаҗигаләр була идеме?
— Шахта ишелгән чаклар булды. Берсендә берьюлы 30 лап кеше үлде. 26 ел бригадир булып эшләдем. Аннары комбайнга утырдым. Исем-фамилиям язылган күмер чабу комбайным бар иде. Берсендә шунда кысылып калдым. Билдән түбән өлешем кан гына. Ярты ел дәваландым. Барыбер яраткан эшемә кайттым.
— Шахтерлар төрле ырымнарга ышана, диләр. Әйтик, шахта ишеләсен сизеп, тычканнар кача башлый икән...
— Андый ышанулар булгандыр инде. Тик аларга игътибар бирми идек. Тычканнар башта бик күп иде, эленеп торган спецовка кесәсендәге берәр нәрсәне эләктереп китәргә дә күп сорамыйлар. Соңыннан кимеделәр. Җир астына гел “бисмилла” әйтеп, Аллаһка тапшырып төшә идем. Мине хәвеф-хәтәрләрдән шул әни өйрәткән догалар саклагандыр. Шахтага төшкәндә: “Тәмугы аяк астында, оҗмахы кайда икән моның?” — дип көлешә идек. Җир астыннан исән-сау чыгу, яктылыкны күрү җәннәткә тиң була иде.
— Шахтерларның пенсиясе әйбәт, диләр.
— Шөкер, совет заманында иң зур пенсия — 210 сум белән 50 яшьтән лаеклы ялга чыктым. Җиде ел пенсиядә дә эшләдем әле. Хезмәтемне тиешенчә бәяләделәр. Орден, медальләр җитәрлек. Мәскәүдә узган шахтерлар съездында катнашырга да насыйп булды.
Хатыным Фатыйма белән Чиләбедә таныштык. Ике кыз үстердек. Икесе дә югары белемле, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз бар. Кызганыч, 2018 елда хатыным вафат булды. Чиләбедәге фатирны калдырып, кызым гаиләсе янына Минзәләгә күченергә туры килде. Тормыштан зарланмыйм. Исән-сау яшәргә язсын.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|