поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
02.02.2011 Юмор

Авыл мәктәбен япкач мөгаллимнәре ни диләр?

Күп яттык без

Мәдрәсәдә,

Аңламадык бер нәрсә дә.

 

(Мәдрәсәдән чыккан

шәкертләр ни диләр?)

 

                          Габдулла Тукай

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Күп укыттык

мәктәптә без,

черәшкәнбез

гел тәккә без.

Исем булды –

укытучы

«Берле» белән

куркытучы.

 

Чистарсын дип

шакшы дөнья,

нинди хәлгә

кермәдек без.

Пакьләнмәде,

әмма җиһан,

тик үзебез

керләндек без.

 

Имансыз ил

төзеттеләр,

мәчет ябып –

мәктәп ачып.

Тик Алланы

ташламадык,

укыдык без

намаз качып.

 

Кушкач нишлик,

ач халыктан

«Урааа!» әйтеп

җыйдык заем.

Акчасы юк –

сорап алдык

йон, йомырка,

итен, маен.

 

Сөйләттеләр:

«Безнең ил ул –

дөньяның иң

шәп иле!» – дип,

Хәзер бездән

Бар да көлә;

«Укытучы

шыр тиле!» – дип.

 

Ял көнендә,

ферма өчен

ылыс, күмер,

миннек җыйдык.

Семинарга

әзерлек дип

букка баткан

сыер юдык.

 

Җәй башыннан –

чөгендергә,

ахырында –

амбар эше!

Ничек инде

эшләмисең,

Укытучы

аңлы кеше!

 

Бәйрәм саен

доклад укып,

җырла,бие,

концертын куй...

«Монсын эшлә,

ансын эшлә!» –

тынычлык юк

мәңге бакый.

 

Ял көнендә

ярминкәдә

сөт, май, күкәй

саттырдылар.

Түрә килсә,

рәхмәт әйтеп,

озаклап кул

чаптырдылар.

 

Сайлау җитсә –

Безгә инде,

комиссия

әгъзасы да,

бюллетеньнәр

бозасы да,

ялган процент

язасы да.

 

Тамак өчен

төн йокламый,

кайттык салам

бурлыгыннан.

Иртәгесен

дәрес бирдек

читкә карап

хурлыгыннан.

 

Әнә шулай

түбән төшеп

терәлдек без

мескенлеккә.

Ә мескеннең

тәрбиясе

булмый аның

өч көнлек тә.

 

Мескеннән тик

мескен туа!

Шуны дәүләт

аңламыймы?

Шуңа микән

әллә безне

укучы да

санламыймы?

 

Ник санласын,

бер хокукы

булмаган без

мәхлук җанны?

Кемнәр генә

мыскыл итми,

кемнәр генә

сүкми аны?

 

Безне сүгә

түрәсе дә,

һич югында

бер эшсез дә.

Без күптәннән

йөрәксез дә,

без телсез дә,

без тешсез дә!

 

«Укытучы

елы» имеш,

Нинди хөрмәт?

Нинди зурлау?

Узса узсын!

Булмагандыр

бу елгыдай

безне хурлау?

 

Шулмы «ел», ә?

Бер тиенгә

арттыралма

хезмәт хакын!

Шул булдымы

зурлау аның

«Укытучы»

дигән атын?

 

Ел башыннан

азаккача

тикшерү дә,

тикшерүче!

Бетәр микән

эшләмичә,

гаеп эзләп

тик йөрүче?

 

Безнең өстән

гаеп эзли

районның бар

эте-бете.

Йә мәгариф

бүлекчәсе,

Йә башкарма

комитеты.

 

Прокурор да,

милиция,

йә эпидем

станция,

электригы,

пожарнигы,

башка бик күп

инстанция.

 

Иң яманы –

Департамент!

килсә җанны

алып китә.

Әйтерсең без

ил талаучы!

зур штраф

салып китә.

 

Без гаепле

сыйныфларда

бала саны

тулмаса да.

Ир йә хатын

кысырлыктан,

балалары

булмаса да...

 

Без гаепле

килешмичә,

гаиләләр

таркалса да.

Кызлар кияү

тапмаса да,

ир-егетләр

тол калса да.

 

Без гаепле

җинаять һәм

үлем-китем

артуга да.

Кем әйтмешли,

Исландия

вулканнары

атуга да.

 

Бу илдәге

бар бардакны

кирәктер бит

сылтар кеше.

Кем гаепле?

Укытучы!

Бу бары тик

аның эше!

 

Шуңа аннан

ирләр китте,

Укытучы –

гел хатын-кыз.

Тиздән шырпы

яндырып та

табалмассыз

ир затын сез.

 

Яңача дип,

«җан башына

карап түләү»

керттерделәр.

Болай да аз

хезмәт хакын

ваклап-бүлеп

бетерделәр.

 

Хезмәт хакы

гына җитсен,

табалар бит

талар юлын,

күтәртәләр

бездән район

«Яңа елын»,

«Сабантуен».

 

Акча җыю –

«хәйрия» дип,

«Укытучы

елы»дип тә.

Безнең өстә

икән әле,

өч тиенлек

бар гәҗит тә.

 

Акча жыя

профсоюз да,

Кире кайта

азы гына.

Күп өлеше

түрәләрнең

әйләнә буш

азыгына.

 

Кемнәр генә

яшәп ятмый

мөгаллимнең

киң сыртында.

Безнең өстән

күтәртәләр

Салаватның

концертын да.

 

Укытырга

вакыт калмый,

отчет белән –

утырталар,

бар нәрсәне

портфолио,

ноутбукка

тутырталар.

 

Алгарышка

зур этәргеч,

имеш, бушлай

ноутбук та.

Яңалыктан

ни файда соң?!

Мәгариф бит

нокаутта!

 

Биш ел саен

башка бәла –

аттестатка

сынау бирү.

Инфарктка

җитәр-җитмәс

дер калтырап

чабып йөрү...

 

Безнең баштан

узмадылар

нинди генә

«акция»ләр:

Реформиза-цияләр,

Модерниза-цияләр,

Профориен-тацияләр,

Специали-зацияләр,

ВУЗ белән коопе-рацияләр,

Компьютери-зацияләр,

Интернети-зацияләр,

Унитари-зацияләр,

Инвентари-зацияләр,

Информати-зацияләр

Интернационали-зацияләр,

Социали-зацияләр,

Аккреди-тацияләр,

Реструктури-зацияләр,

Кат-кат аттес-тацияләр.

Оптими-зацияләр

Тагын-тагын әллә нинди

Мыскыли-зацияләр.

 

Авылга да,

мәктәпкә дә,

калды соңгы

санкция –

«списать» дип

акт язып

бары ути-лизация!

 

Инде менә

мәктәп ябып,

калдыралар

эшсез безне.

Телне тешләп

түздек әле!

Түзик кысып

тешебезне...


СӘЙЛӘН
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»