|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2022 Киңәш-табыш
Данир Сабиров — 250 мең. Тамадалар күпме акча сорый?Тамадаларның бәясе күп нәрсәгә бәйле. Туйның кайда, кайчан, ничә сәгать узуына да карый. Әйтик, җомга, шимбә, якшәмбе — бер бәя, атна уртасында арзанрак. Казан, якын-тирәдәге районнар, Мәскәү, Уфа кебек чит шәһәрләр һәм авылларда бәя аерыла. Артист чакыртсаң, аппаратураны урамга чыгаруларын сорасаң, өстәмә түләргә кирәк. Шуңа да төгәл бәяне тамаданың үзе белән элемтәгә чыгып кына ачыкларга була.
Данир Сабиров — 250 мең.
Рафил Җәләлиев — 40-45 мең.
Рамилә, Рамил Хәйретдиновлар — 50-55 мең.
Зөлфирә, Алмаз Мирзаяновлар — 65 мең.
Гүзәлем, Салават Миңнеханов — уртача 50 мең.
Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева — уртача 70-80 мең.
Гамил Нур — 5 меңнән башлап (инвалидларга бушлай).
“Арча Шамкае” (Алмаз Рәхимов) — 25 мең.
Айнур Гайсин, Яшел Үзән районы — 20 мең.
Хәниф Тимербаев, Саба районы — 15 мең.
(Иң түбән бәяләре, сумнарда)
“ХӘЛӘЛ ТУЙДА БӘРӘКӘТ БАР”
Гүзәлем һәм Салават МИҢНЕХАНОВ, хәләл туй алып баручылар:
— Биш ел хәләл туй алып барабыз. Халыкның кәефен хәмерсез генә күтәреп буламы, дип гаҗәпләнәләр иде элек. Ә хәзер хәләл туйлар арта бара, шөкер. Алар бик күңелле, мәгънәле уза, самими кичерешләр, ихлас елмаю — барысы да чын анда. Уеннар әдәп-әхлак кысаларында уза. Кешене уңайсыз хәлдә калдырмаска тырышабыз. Хәләл туйда бәрәкәт бар. Мәҗлестә әйтелгән ихлас теләкләр дә кабул була.
“КУПШЫ ТУЙГА КЫЗЫКМАДЫК”
Ләйсәнә һәм Данис АБДУЛХАИРОВлар, яңа өйләнешкән пар:
— Туй уздырганда, безнең өчен иң мөһиме туганнарны бергә җыю, кунакларның күңелләре булып, тук китүләре иде. Шәһәрдә кафеларда бер урын — уртача 3000-4000, ә районнарда 1000-2000 сум. Купшы туйга кызыкмадык. Никах туебыз тыйнак, аның каравы без теләгәнчә, ихлас үтте. Туганнарыбызның теләкләрен тыңладык. Бергәләп күңел ачтык. Видеооператор ялламадык, хәзер һәр кеше телефонга төшерә. Танылган артистлар чакырмадык. Туганнарыбыз да җырчылардан калышмый, аларның чыгышын тыңлау рәхәт. Килен төшерү йоласын үтәдек, мендәргә бастым, бал-май каптым. Кафедан соң таңга кадәр шашлык кыздырдык.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|