поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.09.2022 Мәдәният

Кирам Сатиев: "Худсовет булса, хәзерге йолдызларның 80-90 проценты сәхнәгә чыга алмас иде”

Сәнгать белгечләре һәм зәвыклы тамашачылар белән сөйләшкәнем бар. Аларның күбесе: “Сәнгать советлары бетте. Сәнгать советы булса, хәзерге йолдызларның 80-90 проценты сәхнәгә чыга алмас иде”, – дигән фикер әйтә...

Шул артист кисәкләре үзләренең “йолдыз” түгеллекләренә инанып, ерактан күктән генә карап торсын. Юк бит, “погоданы” нәкъ менә алар ясый. Нәкъ җырдагыча: 
 
“Яшиләр ди өч баҗа,
Күрмиләр ди һич нужа.
Нигә күрсеннәр нужа? 
Дөньяга алар хуҗа”. 
 
Ирексездән язылган афоризм: караңгы публикада йолдызлар ныграк балкый шул.
 
Бар шундый композиторлар, аларның көйләренең башы – Фасил Әхмәтов, уртасы – Сара Садыйкова, азагы – Рөстәм Яхинныкы. Ләкин, шулар: “Бу минем җыр”, – дип, оялмыйча бәхәсләшеп тора. Шушы эшем ияләре – дөньяда нота грамотасы барлыгы турында ишетеп кенә белүчеләр – чорыбызның “бөек композиторы” булып йөри. 
 – Композитор дигән сүз нәрсәне аңлата? – дип сорадым берсеннән.
 – ...
 
Җавап бирә алмады композитор иптәш. Белмәсәң, бел: “композ” – төзүче мәгънәсен аңлата. Музыкаль авазлардан көй язучы һәм катлаулы әсәрләр тудыручы, төзүче, дип аңлаттым үзенә. Әгәр син нота танымыйча, беркайда да укымыйча, профессиональ музыканы аңламыйча “матур җырлар” иҗат итәсең һәм алар сиңа бик тә ошый икән инде, ул вакытта остазым Мәсгуть Имашев әйтмешли, син аларны өеңдә генә җырлап утыр инде. Туганнарың, дусларың алдында. Моңланып, хозурланып, хыял канатларына утырып...
 
Сәхнәгә менәр өчен дә, сәхнәгә алып менәрлек әсәр язу өчен дә профессиональ әзерлек кирәк. Ә нәрсә ул профессия? Нәрсәгә укыталар – шул профессия. Ә бәрәңге әрчергә укытмыйлар. Димәк, ул профессия түгел. Ә җырларга (җырчы булырга) укыталар. Димәк, ул профессия. Идән юу – эш, әмма профессия түгел. Ә директор? Министр? Президент? Болары инде вазифа-должность. Аларны да әлеге эшкә укытмыйлар. Бу – җитәкченең эше, хезмәте, вазифасы. Көтүче дә профессия түгел. 
 
Сәхнәне ыбыр-чыбыр басты, эте дә бете дә җырчы. Җыр белән, җыр сәнгате белән шаярырга, уйнарга һич тә ярамый. Төптән уйлап, аек акыл белән эш итәргә кирәк.
 
Дәүләт Гимны – ул да җыр. Аны башкарганда барысы да – гади эшчедән алып, Президентка кадәр торып баса. Нинди зур көчкә ия ул җыр-моң, музыка! Дәүләт җитәкчеләрен аягүрә бастыра алырлык тагын нәрсә бар?!
 
Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, төп темага – сәнгать советына әйләнеп кайтыйк. Сәнгать советының булмавы үзешчәннәр – махсус әзерлеге һәм профессиональ белеме булмаган кешеләргә кулай һәм уңай. Күбәйде бит алар: итәкне кыскартып, күкрәкне зуррак ачып, беркайда да укымыйча олы сәхнәгә менеп җырлаучылар. Алар-халыкны адаштырып, үз-үзләрен алдаштырып, бу көн белән яшәүчеләр. Яңа себерке яхшы себерә, шулар – тансык ризык. Алар да кирәктер. Болында төрле үләннәр, чәчәкләр үсә. Ходай шайтан таягын да бар иткән. Ул да яшәргә хаклы, ләкин, ул болынында калсын, аны беркем дә өенә алып кайтмый.
 
Буталды дөнья: аерып булмый – кем биюче, кем – җырчы. Элек биюче аерым, җырчы аерым иде. Йә бие, йә җырла. Чишенеп бетмичә сәхнәгә чыккан биюче кызлар белән җырчы ир-ат арасында бернинди бәйләнеш, бернинди уртаклык юк. Илһам абый Шакиров җырлаганда мондый күренешләр һич тә юк иде. Мин моны Илһам Шакиров белән озак еллар бер сәхнәдә халкыбызга, милләтебезгә армый-талмый хезмәт иткән баянчы-музыкант буларак әйтәм. 
 
Тамаша залына төшеп җырлау да кирәкми. Самолетны идарә итүче штурвалын ташлап, салонга – пассажирлар янына чыгып йөрми, ләбаса. 
 
Нинди көчле “худсовет”лар бар иде заманында: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең, радио-телевидениенең һәм башка оешмаларның. Сәнгать советларында композитрлар – Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеев, шагыйрьләр – Сибгать Хәким, Гөлшат Зәйнәшева һәм башка белгечләр халыкка яңгырарлык музыканың язмышын энә күзеннән үткәреп хәл итәрләр иде. 
 
Кирам Сатиев, 
Татарстанның халык артисты.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 03.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»