|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2022 Криминал
Сарман районында ике полиция хезмәткәре тоткарланганРеспублика Эчке эшләр министрлыгының шәхси иминлек оперативниклары Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча ике хезмәткәрен тоткарлаган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Полиция хезмәткәрләре 25 мең сум ришвәт алуда шикләнелә. Тәртип сакчылар бу акчаны законсыз гамәлләрне яшереп калу өчен алган.
Агентлыкка билгеле булганча, кулга алынган хезмәткәрнең берсе район полициясе җитәкчесе, дип яза Татар-информ.
«Хезмәткәрләрнең гаебе расланган очракта, алар эштән куылачак һәм закон тәртибе белән билгеләнгән җәза алачак, ә аларның җитәкчеләре кырыс дисциплинар җаваплылыкка тартылачак», – диделәр Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
--- |
Иң күп укылган
|