поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.09.2022 Ир белән хатын

Хатын-кызга беренче бәбәен ЗАГСтан ук биреп чыгаралар

И, заманалар диген, әллә ни вакытта гына, күңелнең әллә кайсы почмагына яшеренеп яткан бер истәлек баш калкыта да ала. Төрлесе бар, төрлесе. Әле менә бүген теге заманда ашлама бушатырга йөргән авыл абзыйларын искә алдык.

Автобус белән баралар, көне буе вагоннан ашлама бушатып арып-талып автобус белән кайталар. Автобусы – колхозныкы, шуфиры – минем бабай. Хатын-кыз булса, шул командировочный акчасына әзрәк балаларга тәм-том алырга кибет ягына юнәлер иде инде. Ә ирләрнең аяклары тамак төбенә җыелган ашлама тузанын юып төшерергә буфет ягына тарта инде.
 
Буфетчы апа да гаҗәп ягымлы, салкын пивоны чәйнектә кайнаган кайнар су кушып җылытып бирә. Кыскасы, ир-ат кадерен белә торган хатын. Кәнишне, ир кешенең тамагына салкын тисә, эш харап. Алар бәбәйдән дә болайрак бит инде. Шуңа күрә дә хатын-кызга беренче бәбәен ЗАГСтан ук биреп чыгаралар диләр бит.
 
Ярар, монысы сүз арасында гына. Шулай, буфетта салкын пивога кайнар су кушып, тамак төпләренә җыелган ашлама тузанын юып төшереп, арып-талганнарын шушы буфетта калдырып, дәртләнеп-хушланып, шундый игътибарлы-кайгыртучан буфетчыга рәхмәтләр укып, кайтыр юлга кузгала Мәмәшир ирләре. Ничек рәхмәт укымыйсың, алтын тешләрен ялтыратып гел елмаеп кына тора бит. “Эх, өйдәге хатын да шундый булса”, – дип хыялланып та ала кайберләре.
 
Тик менә беркөнне теге мактаулы апа да “осечка” биреп куя бит әле. Бер абзыйга пивосы бик җылынып җитмәгән кебек тоела да, кружкасын сузып: “Мә, апа, әзрәк кушып җибәр әле тагын”, – ди. Аның кайнар су кушып җибәр әле диюе булган инде үзенчә. Ә теге апаның йөзен болыт сарган кебек була да, алтын тешләрен ялтыратып елмаюы да шунда ук югала һәм тешләрен кыскан килеш ысылдап кына: “Эч, берәзгәләмичә генә, кушыласы кушылган инде аңар” ди.
 
Менә сүзне кем ничек аңлый бит. Абзый кешенең күңелендә бер начар фикер дә юк иде дә югыйсә. Ул бары тик чәйнектән бераз кайнар су кушуны гына сораган иде. Моңар “каракның бүреге яна” дисәң дә инде.
 
Ул көнне авыл абзыйларының күңелендә, хатын-кызлар барысы да бер чыбыктан сөрелгән икән, дигән фикер уяна. Менә шулай ул, кешене төрле вакытта сынап карарга кирәк. Шуның өчен кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, диләр бит. Алайса, гомер иткән хәләл хатыннарын бер кружка пиво эчкәнче күргән хатын белән чагыштырган булып монда.
 
Аннан соң да шактый йөриләр әле авыл агайлары ашлама бушатырга, тик инде берсе дә пиво янына “добавкага” кайнар су сорамый. Чөнки беләләр: “кушыласы кушылган”.
 
Рәйсә Галимуллина
Фото: Татар-информ
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»