|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2022 Киңәш-табыш
"Шәп бүләк булды бу. Хәзер шул бакчадан чыга алмыйм"Буа районы Бик-Үти авылында биш елдан артык алма үстерү белән шөгыльләнүче Дәүләтшиннар беренче җәйге алмаларны авыз итеп караган. "Яз соң килү сәбәпле, алмагач июньдә генә чәчәк атты. Ул чакта салкын иде. Бал кортлары да оча алмады. Шуңа алма соң өлгерә", — ди фермер Җәмил абый. Миләүшә апа белән Җәмил абый 35 ел бергә тигез гомер итәләр. Өч кыз үстергәннәр, хәзер өч оныклары бар. Буа районы Бик-Үти авылындагы ташландык алмагач бакчасы һәрчак тынгылык бирмәгән аларга. 2017 елда тәвәккәлләп, шул бакчаны торгызырга уйлаганнар. Биш ел элек 10 мең төп алмагач утырткан булсалар, хәзер 24 гектарда 9 төрле 35 мең төп алмагач үсә. — Җәмил: “Сиңа алма бакчасы бүләк итәм әле”, — дигән иде. Шәп бүләк булды бу. Хәзер шул бакчадан чыга алмыйм. Алмагач үстерү җиңел түгел, ләкин уңышны күргәч, күңел сөенә, рәхәт, — дип елмая Миләүшә апа. Дәүләтшиннарның һәр алмагач янына утыртылган баганаларны, тимерчыбыкларны күреп гаҗәпләнгән идек. Баксаң, бу алмагач үстерүнең яңа алымы икән.
— Алмагачларның кайберләрен яңа технология буенча үстерәбез. Махсус терәк-таякларны Кабардино-Балкариядән кайтарттык. Рәт арасын — 4, үсенте арасын 1 метр итеп калдырдык. Тамчылап су сибү системасы көйләдек. Былтыр 100 тоннадан артык алма саткан идек. Кышка сакларга калмады да. Киләчәктә бер төп алмагачтан 30 кг га кадәр уңыш алырга исәплибез, — ди Җәмил абый.
Дәүләтшиннарның алмаларын авылдашлары да яратып ашый. Фермер Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларны еш кына алма белән сыйлый.
— Быел җәйге алманың килосы 50-60 сум тирәсе булыр, — ди Җәмил абый.
Киләчәктә Дәүләтшиннар алма эшкәртү цехы төзергә җыена. Уңышның 70 %ын кышка сакларга, ә калганыннан сок, джем, чипсы ясарга телиләр.
ДӘҮЛӘТШИННАРДАН АЛМА САКЛАУ БУЕНЧА КИҢӘШ
Алма, бит тиресе кебек, дым, саклык ярата. Шуңа да аны 3 оС җылы, 85 % дым булган урында сакласаң яхшы. Алма өчен иң әйбәте — идән асты. Алманы кәгазьгә төрүдән файда юк. Ул табигатьтән бирелгән элпәсе ярдәмендә үз-үзен саклый. Иң мөһиме — җыйганда бәрмәскә кирәк. Гадәттә, кәгазь йә агач әрҗәләрдә саклана.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|