поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
01.09.2022 Язмыш

Авыру бала әнисе: «Улым, тор әле, дисәм…»

Олы Кайбычта яшәүче Гарәфетдиновлар гаиләсе әле дә могҗизага ышана. Алар улларының хәле яхшыруына өмет итә. 16 яшьлек Илназның бер кочак диагнозы булса да, моңа кадәр ул әле үзе сулый да алган, тамагына да ашаган. Әти-әнисе шуңа да риза.

– Улым вакытыннан алда дөньяга аваз салды. Өч көннән хәле начараеп китте. Бөтен тәне саргайды, аны көзән җыера башлады. Шуннан соң безне Республика клиник балалар хастаханәсенә алып киттеләр. Ул чакта баламда ниндидер авыру бардыр дип уема да килмәде. Табиблар да берни әйтмәде. Бары тик бер яше тулгач кына аның яшьтәшләреннән аерылып торганын чамалап алдык. Шуннан соң табибларга йөртә башладык. Тикшерә торгач, ДЦП диагнозы куйдылар, – дип сөйли әнисе Алия.
 
Табиблар яшерми: Илназның үзе йөри алмасын, ятып кына торачагын әйтәләр. Хәтта Алиягә сабыен хастаханәдә калдырып чыгарга киңәш итүче дә табыла. Әмма ул үз нарасыеннан баш тартмый. Ничек итсә итә, әмма үзендә көч табып, баласын ташламаячагын әйтә.
 
– Нинди булса да, безнең көтеп алынган балабыз бит ул. Аны ташлап, нинди күңел белән яши алыр идем икән? Мин бу хакта хәтта уйларга да куркам. Илназыбыз бик кадерле безгә. Бар тормышым аның янәшәсендә узса да, бер дә читенсенмим. Миңа ярдәм итүче ирем, якыннарым бар, – ди Алия.
 
Илназ ятып кына тора. Әти-әнисе аны кашыктан ашата, юындыра, йоклата. Гарәфетдиновлар көн саен бер рәвешле яшәүгә күнегеп тә бетә. Тик 2020 елның сентябрендә Илназ комага китеп, аның хәле тагын да катлаулана.
 
– Улым төнлә начар йоклагач, иртән соң тора иде. Комага киткән көнне мин аны әле дә йоклыйдыр дип уйладым. Бүлмәсенә кердем дә, улым, тор инде, дисәм, ул күзләрен ачмый. Нишләтергә белмәдем. Кулыма күтәреп алып, бер бүлмәдән икенчесенә тик йөгереп йөрим. Бераздан хәленең начар икәнен аңлап, «ашыгыч ярдәм» чакырттым. Ул чакта улымның кандагы шикәр күләме икегә төшеп беткән булган. Шушы хәлләрдән соң Илназ үзе сулый да, какырыгын чыгара да алмый башлады, – ди Алия.
 
Табиблар сабыйны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Ашказанына һәм бугазында тишек калдырып, махсус аппарат куялар. Илназ шушы җайланмалар белән яши башлый. Элеккеге кебек кашыктан ашатулар бетә. Әнисен дә танымаска әйләнә.
 
– Балам авыргач, мин өйдә генә торам. Тормышны алып бару ирем өстендә. Ә Илназга кирәкле җайланмалар да, аны ашатыр өчен махсус ризыклар да кыйммәт тора. Табиблар хәзер бары тик аксымлы ризык кына ашатырга кушты, – ди Алия. – Шуңа да чит кешеләрдән ярдәм сорарга булдык. Улыма аена 30 банка ризык алырга кирәк. Аның берсе 1300 сум тора. Димәк, аена 39 мең сум кирәк дигән сүз. Без бу акчаны берничек тә үзебез генә җыя алмыйбыз. Ярдәм итсәгез иде.
 
Гарәфетдиновларга булышырга теләүчеләр өчен Алия Рузалит кызының Саклык банкы картасы номеры: 2200530141640821. Әлеге карта 89274208346 телефон номерына беркетелгән.
 
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.09.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»