|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2022 Җәмгыять
"Сыерлар да елгадан су эчми" (Минзәләдәге хәлләр)Минзәлә шәһәр комлыгында коенуны тыйдылар. Елгада эчәк инфекцияләрен кузгата торган паразитлар табылган, дип хәбәр итә Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе. Әлеге инфекция — балантидия цисталары дуңгыз эчәклегендә була икән. Кешегә дә йога. Чир билгеләре — эч авырту, эч китү, нәҗестә кан күренергә мөмкин. Хәлсезлек күзәтелә. Вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсәң, ашказанында җәрәхәт барлыкка килү, эчәктә кан китү куркынычы бар. Күптән түгел социаль челтәрләрдә Минзәлә районы халкы Буклы һәм Ургыды елгаларыннан зәһәр ис килә дип зарланды. — Ургыды елгасы шундый чиста, матур иде. Быел җәй авылда ят ис таралды. Сыерлар да елга суын эчми башлады. Тора-бара суның төсе каралганын күрдек. Сасы ис елгадан килүен аңладык, — дип сөйли Усай авылы халкы. Салкын Чишмә авылы кешеләре исә, Буклы елгасындагы балыклар агуланып үлде, ди. Күбесе бу хәл “Камский бекон” дуңгызчылык комплексы аркасында килеп чыкты дип саный. Роспотребнадзор идарәсе сулыкларда, чынлап та, дуңгыз эчәклегендә була торган инфекция тапкан.
“Камский бекон” оешмасы 2005 елдан эшли. Ул — Россиядәге иң зур дуңгызчылык компанияләренең берсе. Минзәлә районы халкы инде берничә ел якын-тирәдә дуңгызчылык фермалары төзүгә каршылык белдерә. “Бизнес-онлайн” электрон газетасы язуынча, “Камский бекон”ны Минзәлә районы башлыгының улы җитәкли, ә ширкәтнең хуҗасы — элекке ТР Дәүләт Советы депутаты һәм “Акибанк” башлыгы Илдар Галәветдинов.
ТР Экология министрлыгы һәм Росприроднадзор үткәргән тикшерүләр якын-тирәдә күп зыянлы матдәләрнең нормадан берничә тапкыр артуын күрсәткән. Буклы һәм Ургыды елгалары кушылган урында аммонийның нормадан — 430, фосфатларның — 80, тимернең 12,5 тән артык булуы ачыкланган. Бу ике елга Минзәләгә, аннары Чулманга коя.
Күптән түгел Татарстанның куркынычсызлык советы утырышында да сулыклар турында сөйләшү булды.
— Татарстан — иң күп сулыклы төбәкләрнең берсе. Бүген кече елгаларның кибүе күзәтелә. Бу күп очракта кешенең саксызлыгы аркасында, җир асты суларының күләме кимү, суга төрле калдыклар ташлау сәбәпле килеп чыга, — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул чистарту җайланмаларын катгый контрольгә алырга кушты.
— Татарстанда 36 меңнән артык сулык бар һәм бу безнең төп байлыгыбыз, су белән тәэмин итү чыганагы. Соңгы 50 елда картадан 3133 күл юкка чыкты. Безнең беренче бурыч — су ресурсларын киләчәк буыннар өчен саклау, — диде ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
--- |
Иң күп укылган
|