|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2022 Җәмгыять
Казанда Милли музейның беренче казначысы җыйган сирәк әйберләр тәкъдим ителәчәк7 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Василий Заусайлов: коллекционер һәм меценат» дип аталган күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Бу - «Казан коллекционерлары» циклыннан өченче күргәзмә. Ел дәвамында Милли музей шәһәрнең танылган коллекционерларының сирәк әйберләрен күрсәтә. Василий Заусайлов музейны булдыру башында торган. 1895 елның мартында, музей ачылганчы бер ай кала, ул аның казначысы итеп билгеләнә. Аның вазыйфаларына предметлар сатып алу һәм музейны формалаштыру керә.
--- |
Иң күп укылган
|