|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2022 Шоу-бизнес
Рәдиф Зарипов: “Кояш баласы” булып тугач, башта өнсез калдык: табиблар әйтмәде, УЗИ күрсәтмәдеАвтор-башкаручы Рәдиф Зарипов быел "Башкортстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. Ул — Татарстанда да еш кунак. Уфа-Казан юлына тузан кундырмый, концертларда да еш чыгыш ясый. Музыкаль каналларда клиплары күрсәтелеп тора. Рәдиф композитор да әле, иҗат иткән җырлары 200 дән артып китә. Аларны эстраданың популяр артистлары башкара. — Рәдиф, туган авылың Уфадан еракмы? Әти-әниең янына еш кайтасызмы?
— Малаяз Уфадан 160 чакрым ераклыкта. Бик сагынсак та, сирәгрәк кайтыла шул. Гастрольләр, аннары өч бала белән тиз генә җыенып чыгып булмый. Балаларның үз графигы, төрле түгәрәкләргә йөриләр.
— Сине “Караван-сарай” ансамбленнән үк белә идек. Ул беренче эш урының булдымы?
— Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, институтка театраль факультетка укырга кердем. Бу үземне яңа юнәлештә сынап карар өчен ясалган адым иде. Әмма ярты елдан соң бу юнәлешнең минеке түгеллеген аңладым. Театр әһелләренең тормышка карашы икенче. Анда бөтен җаны белән бирелгәннәр генә хезмәт куя ала. Вакытында нәтиҗә ясадым һәм китәргә булдым. Көчле ягыңны үстер, диләр бит. Үземне эстрада, композиторлык юнәлешендә күрдем.
“Караван-сарай” заманында Башкортстанда филармониядә эшләп килгән милли, көчле, популяр эстрада-фольклор ансамбле иде. “Ансамбльгә яшь вокалистлар кирәк”, — дигән белдерүне ишеткәч, егетләргә ияреп бардым. 36 кешедән дустым белән мине сайлап алдылар. Икенче көнне үк концертлар белән чыгып киттек. Ә минем Казанга билет алынган иде. Казан дәүләт мәдәният институтына Салават Фәтхетдинов кафедрасына укырга керергә теләгән идем. Ансамбльгә эшкә алгач, торак мәсьәләсе дә хәл ителгәч, бер елга дип калдым.
— Анда калып, бәхетеңне дә очраткансың.
— Шул чорда “Гәлсәр сандугач” (“Бәллүр сандугач”) дигән телевизион конкурс бара иде. Җырларымны мин дә юлладым, ел дәвамында әлеге бәйгенең төрле проект, концертларында катнаштым. Шунда булачак хатынымны да таптым. Земфира Байбулдина бу конкурсның сәнгать җитәкчесе иде. Танышып, очрашып йөргәч, гаилә кордык. Куйган максатым булгач, Казанга китеп, институтка барыбер кердем. Укыганда бер сезон Салават абый төркемендә җырлап йөрдем. Ул вакытта беренче кызыбыз Камилә туды. Мин — монда, хатыным белән бала тегендә, болай дөрес түгел дип, Казаннан Уфадагы институтка күчерүләрен сорадым.
— Төпчегегез Сафия турында аерым сорамый булдыра алмыйм (кызда Даун синдромы — Л.Й.). Бала үзен ничек хис итә?
— Күз тимәсен, болай булгач, ярый, дибез. “Кояш баласы” булып тугач, башта өнсез калдык. Чөнки табиблар аны-моны әйтмәде, баланың авыру булып туасын УЗИ да күрсәтмәде. Апасы белән абыйсы сау-сәламәт булгач, шикләнмәдек тә. Шулай да үзебезне тиз кулга алдык. Кызыбыздан авыррак хәлдәге балалар да күп бит. Сафия аягында йөри, үз-үзен карый ала, чисталык, тәртип ярата, әйткәнне аңлый, иртән торуга, урынын җыештыра. Хәзер ансыз тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Балабыз тормышка карашны, кыйммәтләрне тулысынча үзгәртте.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|