поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.08.2022 Язмыш

"Хәтта балага уза алмаган бер гинеколог та мин өшкергәч бала тапты, алкашларны да аракыдан биздерә алам!"

Авылга кайтып урнашканнан соң, Гафур үзен бик белемле кеше итеп күрсәтергә тырышты. Баштарак, дин юлына басып, мәчеткә йөрде. Соңыннан, авыл мулласы авырый башлагач, ул үзенең вазыйфасын Гафурга тапшырды. Тик авыл халкы гына аның догалар укуын бер дә кабул итмәде. Чөнки ул гарәп алфавитын белми, күп вакыт дога укыганда зур хаталар җибәрә иде.

1956-58 елларда Башкортстанда нефть яткылыкларын эзләү эшләре киң колач алды. Бик күп геодезистлар бригадалары, күчмә бораулау системалары һәм лабораторияләр урнашкан машиналар белән тирән булмаган бораулау эшләрен җәелдерделәр.
 
Башта күпмедер тирәнлеккә җирне бораулап тишәләр, соңын­нан анда тол салып шартлаталар. Шартлаганда җир селкенү нәти­җә­­ләрен машинадагы сейсмик лаборатория тикшерә. Әгәр тет­рәү көчле булса, бу җирнең ас­тында куышлык барлыгы беленә, димәк, бу куышлыкларда нефть яткылыклары булырга тиеш. Һәм ул урынга инде тирәнгә бораулау вышкалары куелып, эш башлана.
 
Гафур да шул сай бораулау корылмаларының берсендә, шартлату операторы булып эш­ләде. Бу бригада безнең колхоз билә­мәләрендә җәй буе эшләп йөрде. Ә эшчеләре авылда яшәү­челәрдә фатирда тора иде.
 
Шулай бер көнне бораулау шурфына тол салгач, ни өчендер, ул шартламады. Гафур төрлечә тырышып караса да шартлау булмады. Бәлки, запалдагы элек­тр­үткәргеч чыбыклар ычкынгандыр, бар, шуларны ялгап кил, дип, үзенең ярдәмчесе булып эшләүче яшь кенә егетне шурф янына җибәрде Гафур. Үзе барырга тиеш иде дә бит! Теге егет шурф янына килеп җитүгә көчле шартлау яңгырады. Егетнең ике күзенә дә зур зыян килде. Аны Уфага озаттылар. Тик табиблар аның күзләренең күрү сәләтен кайтара алмады...
 
Гафур үзенең бу гаебен танымады, “Мин җибәрмәдем, үз теләге белән барды ул”, — дип акланды, хәтта дәваханәдә яткан егетнең хәлен дә белергә бармады ул.
 
Авыл кешеләрендә фатирда торган эшчеләрнең берничәсе шунда өйләнеп калды. Алар арасында Гафур да бар иде.
 
Өйләнгәннән соң алар башта Уфада яшәде. Ике малайга гомер бирделәр. Ә инде хаклы ялга чыккач, аларга авылга кайтырга да җае чыкты: хатынының абыйсы үлгәч, өе буш калды, шул өйгә кайтып төпләнде дә инде алар. Ә Уфадагы фатирларын малайларына бүлеп бирделәр.
 
Авылга кайтып урнашканнан соң, Гафур үзен бик белемле кеше итеп күрсәтергә тырышты. Баштарак, дин юлына басып, мәчеткә йөрде. Соңыннан, авыл мулласы авырый башлагач, ул үзенең вазыйфасын Гафурга тапшырды. Тик авыл халкы гына аның догалар укуын бер дә кабул итмәде. Чөнки ул гарәп алфавитын белми, күп вакыт дога укыганда зур хаталар җибәрә иде. Шуңа күрә авыл халкы мулла вазыйфасына бик укымышлы яшь ирне сайлады. Ә Гафур, мин өшкерә беләм, дип, үзе турында тирә-якка дан таратты.
 
Иң беренче булып, хатыны чирләгәч, Гафур аны керосин белән дәваларга булды. Урамда очраган һәр кешегә: “Мин хатынны авиация керосины белән дәва­лыйм, бик килешә”, — дип мактанып сөйләп йөрде. Тик хатыны гына бу керосинны эчкәннән күп тә үтми дөнья куйды.
 
Ялгыз калгач, Гафур өшкерү кәсебенә ныклап ябышты. Авыру кешеләрнең дә Гафур өшкергә­ненә ышанучылары табылды. Көн-таң атса, аның йорты янына машиналар килеп тула иде. Әлбәттә Гафур бушлай эшләмә­де. Өшкергән өчен акча яисә каз-үрдәк, яки башка төрле ит һәм ашамлыклар алып килү мәҗбүри иде. Вакыт үткән саен Гафур үзен “һөнәри”өшкерүче итеп тоя башлады. Гәрчә аның өшкерүеннән савыгучы булмаса да...
 
Нәрсә соң ул өшкерү? Ул берәр төрле ярдәм бирә аламы соң авыруга? Психологлар күзлегеннән карап, аны болай аңлатырга була. Әгәр чирле кешене гипноз ярдә­мендә транс хәленә китерә алсаң, өшкерү ниндидер дәрәҗәдә ярдәм итә ала, чөнки транс хәлендәге организм бу өшкерүне үзенә күрә “дару” дип кабул итә. Әйткәндәй, транс хәленә кертсәң, организм гади суны яисә балчыкны да чиргә каршы дару дип кабул итүе мөмкин!
 
2020-21 елларда илдә “коронавирус” дигән афәт таралды. Ә Гафурның йортына нинди генә авыл-районнардан килмиләр! Авыл Советы рәисе участковый белән Гафурны чакырып кисәтә­ләр. Ә аның җавабы әзер: “Мине беркем дә тыя алмый, өшкерәм һәм өшке­рәчәкмен! Хәтта балага уза алмаган бер гинеколог та мин өшкергәч бала тапты, алкашларны да аракыдан биздерә алам!” — дип күкрәк суга Гафур.
 
Әле тагын бу эш күпме дәвам итәр иде, ләкин коронавирус Гафур­ның үзен дә читләтеп үтмәде. Кыш үтеп, яз аена керүгә Гафур озак та авырып ятмыйча, вафат булды.
 
Әгәр дә Гафур нәфес коллыгына эләкмәсә, үз-үзен шушы коронавирус чорында гына булса да тыйса, бәлки, әле булса яшәр иде. Ә нәфесеңне тыя алмасаң, ахыры шулай була шул.
 
Фуат Мусин, "Кызыл таң"
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.08.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»