поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.08.2022 Язмыш

«Үземне көчләгән ирнең хатыны белән дусларга әйләндек»

Казанда яшәүче 25 яшьлек Анна социаль челтәрдә түбәндәге язма урнаштырган һәм шунда ук элекке егетенең фотосын да урнаштырган.

— Сезне алдакчы һәм әкиятче Дамир белән таныштырасым килә. Хатыны һәм баласы бар, әмма алар турында уйлап та карамый. Үзен бизнесмен дип атый, янәсе, иң кәттә машинада җилдерә. Тик, чынлыкта, ул кибеттә кәрәзле телефоннар сатучы булып эшли һәм хатыны хисабына яши, — дип язган кыз фото астында.
 
Мондый адымга барырга кызны нәрсә этәргән соң? 
 
Моннан алты ел элек Анна танышулар сайтында теркәлгән. Аңа ул чакта 20 яшь булган. Үзен төс-биткә ямьсез дип санаган тыйнак кыз якын-тирәдә йөрүче егетләр белән аралашудан тайчанган. 
— Дамир белән хат алыша башладык. Үзе турында, өйләнмәгән, балаларым юк, дип язды. Җитди мөнәсәбәтләр турында хыяллануын да әйтте, — ди Анна. — Егет белән аралашуыбыз бер айга сузылды. Матур сүзләр язуы, хөрмәт белән эндәшүе мине җиде кат күкләргә алып менде һәм очрашырга ризалаштым.
 
Очрашу Бауман урамында була: Аня белән Дамир өч сәгатькә артык кичке урамнар буйлап йөргән. Очрашулар дәвамлы булып, ярты елга сузылган. 
 
— Ә беркөнне туган көне икәнен әйтеп, үзенә кунакка чакырды. Башка берәү дә булмаячак дип ышандырды, - дип сөйләвен дәвам итә кыз. 
 
Анна фатирга кергәч, балалар арбасын һәм бала әйберләрен күреп ала.
 
— Мин шунда ук болар кемнеке дип сорадым. Апам кунакка килгән иде, аның баласыныкы, диде Дамир, - дип искә ала кыз.
 
Ә аннары Дамир, кыз сүзләренә караганда, аңа бәйләнә башлаган.
 
— Моңа кадәр егетләр белән тыгыз аралашмаганга югалып калдым. Аңа карышырга тырыштым. Ә ул, нигә куркасың, барыбер өйләнешәчәкбез бит, диде. Көч белән үзенеке итте. Ул төнне түккән күз яшьләремне белсәгез. Ышанычымны тулысынча яулап алгач, менә шундый адымга барды ул,— ди Анна шул төнне искә алып.
 
Дамир йокыга киткәч, Анна селкенергә дә курка. Иртән генә чыгып китә ала ул:
 
- Суырылып калдым. Тәнем күгәреп беткән иде, әмма әти-әниемә бу хакта әйтергә оялдым ...белсәләр, мине дә гаепләячәкләр. Янәсе, белә торып, ни өчен бер ялгызың ул ир белән калдың, диячәкләр, - дип елый кыз.
 
Беренче мәлләрдә Анна көчләнүе турында полициягә гариза бирергә тели, тик аны Дамирның хатыны Зилә туктатып кала. «Җитди мөнәсәбәтләр турында хыялланган» егет өйләнгән һәм аның баласы бар икән.
 
— Дамир үзе барысын да хатынына сөйләгән, исемемне атаган. Зилә мине социаль челтәрдәге дуслары аша табып хат язды, — ди Анна. — Баксаң, коридордагы балалар коляскасының сигез айлык кызларыныкы икән. Һәм алар озак вакыт хастаханәдә дәвалануда ятканнар. Ул миннән: "Гариза бирә күрмә: балабыз авыру, аны дәвалауга акча җыябыз. Дамирдан башка бу авырлыкларны күтәрә алмыйм. Аннан аерылсам, яшәргә урыным булмаячак. Авыл кызы бит мин", дип язган иде. Без хәтта аның белән очраштык та. Елый үзе, кызы турында сөйләде. Бала эпилепсиядән интегә икән. Кыйммәтле операция таләп ителә. Шуңа фондлар аша акча җыялар. Дамир бала карауда булышамы соң, дип сорасам да, Зилә: «Аның фатирында яшибез, көндәлек кирәк-яракка бирә инде», диде.
 
Шул көннән соң Анна телефон номерын алыштыра, Дамир белән очрашудан качып йөри. Берничә тапкыр ир хәтта аны өе янында сагалап та торган. 
— Аны күргән саен кача идем. Шул көчләүдән соң, җирәндем аннан. Ирләргә булган барлык хөрмәтем бетте, - дип искә ала Анна. Дамирның хатыны Зилә белән исә аралашуын дәвам итә ул. Әти-әнисенә дә аны якын дустым итеп таныштыра. Ә Дамир исә фатирын хатынына, баласына калдырып, яңа байбичә янына яшәргә күченеп китә. 
 
— Дамирның хатыны шуннан соң тагын да бетеренде. Җилбәзәк, хыянәтче икәнен белсә дә, яраткан күрәсең ул аны. Югыйсә, башка хатыннар белән чуалуын, танышу сайтларында утыруын белеп тә, яшәвен дәвам итүне ничек аңлатырга соң? - ди Анна башын чайкап. 
Берничә ел үтә, Анна янә Дамирның анкетасын танышулар сайтында күреп ала. «Бу янә ауга чыккан», дип уйлап куя ул. Шул чагында ул үч алырга була һәм аның турында барлык социаль челтәрләрдә дә ир турында язма урнаштыра. 
- Гадәттә, ул танышу өчен 26 яшькә кадәрге кызларны эзли.Танышкач та, әкиятләр сөйләп, ышандыра. Матур сөйли белә. Аның кармагына эләгә күрмәгез. Авыру баласын ташлап качкан, оятсыз ир ул. Җитмәсә, хәзер хатынына бер тиен акча җибәрми дә,- дип язган кыз. 
Зилә исә тормыш сынаулары алдында баш имичә, авырлыкларга бирешмичә, ни генә булса да яшәргә көч таба. Интернет аша үз белгечлеге буенча  югары хезмәт хакы түләнә торган эш таба. Бәхетсезлек буенча танышкан дусты Анна да аның янында, һәрчак булышып тора.
 
Фото: https://unsplash.com/
 
Алинә Гыйләҗева
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»