поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.08.2022 Дин

Нәзарәттә Морат Рәмзинең мәшһүр тәфсире хәзерге татар әдәби теленә күчерелә

Диния Нәзарәтендә абруйлы татар дин галиме, мәгърифәтче Морат Рәмзинең бөек хезмәте – Коръән тәфсире иске татар теленнән хәзерге татар әдәби теленә күчерелә башлады. Күләме 700 биттән артып киткән әлеге хезмәтне 1927-30 елларда Морат Рәмзи Кытайның Чугучак шәһәрендә яшәгән вакытында язган.

Кулдан иске имлә белән язылган текстны хәзерге татар теленә кириллицага күчерү эшен Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлеге белгече Нурислам хәзрәт Вәлиулла башкара.

Мәшһүр тәфсирне хәзерге татар теленә күчерү эше, ким дигәндә, бер елга сузылыр дип көтелә. Иң башта хезмәт оригинал телендә иске татар язуыннан кирилл шрифтына күчерелә, аннан соң әзер текстны хәзерге татар теленә авыштыру эше алып барылачак. Мәшһүр тәфсирне тәрҗемә итү татар дини мирасын һәм татар теленең үзенчәлекләрен, татар халкының Коръәнне тәрҗемә итү традицияләрен бөек ядкәр мисалында яңа яктан өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта кирилл язуына 25 сүрә күчерелде. Текстның мәгънәсен төгәл аңлау өчен, Нурислам хәзрәт иске татар теле, төрки телләр, гарәп теле сүзлекләреннән файдалана.

- Морат Рәмзинең гарәп телендәге “Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар”, “Имам Раббани мактубаты”, «Рашахат гайнал-хайат” кебек хезмәтләре – мөселман дөньясында киң таралган әсәрләр. Шуңа күрә танылган галимнең яңа табылган тәфсир китабын өйрәнү дини мирасыбызны өйрәнүдә мөһим роль уйный. Телебез ягыннан караганда, галимнәребезнең китапларны нинди телдә язуы да мөһим. Аннары безгә бу галимнең төрле аятьләрне ничек итеп аңлатканлыгын өйрәнү өчен дә кирәк. Галим битләр кырыенда өстәмәләр дә биреп барган. Тәфсирдә Коръән аятьләре белән бәйле бик кыйммәтле мәгълүматлар бар, - ди Нурислам хәзрәт.

Морат Рәмзинең бай дини мирасын саклау, өйрәнү һәм тарату, аерым алганда, галимнең мәшһүр тәфсирен иске татар теленнән хәзерге татар теленә күчерү мәсьәләсе агымдагы елның 11 маенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның җәмәгать эшлеклесе, тарихи фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев белән очрашуы вакытында күтәрелгән иде. Әлеге тәфсир Фәрит Уразаевның шәхси коллекциясендә саклана. Бу очрашудан соң тәфсир мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йорты белгечләре тарафыннан сканерланды һәм татар теленә күчерү өчен тапшырылды.

Аңарчы, 6 майда, Сарман районында мәшһүр татар дин галиме Морат Рәмзи һәм аның мирасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыен “Танылган дин белгече, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи: тарих һәм хәзерге заман” дигән исем белән бөек дин эшлеклесенең туган җирендә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды. Фәнни җыенда мәртәбәле кунак булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Халыкара конференцияне үткәрүнең төп максаты галим тарафыннан Коръәннең татар теленә тәрҗемә ителгән оригинал басмасын тәкъдим итү булды.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»