|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2022 Хәвеф-хәтәр
1,5 яшьлек бала 34 магнит йотканПодмосковьеның Раменское шәһәрендә табиблар яшь ярымлык кызчыкның ашказанында 34 магнит тапкан. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр. Ведомствода аңлатуларынча, кыз баланы дәваханәгә югары температуралы килеш авыр хәлдә китерәләр. “Корсак куышлыгын киңәйтелгән рентгенга төшергәч, табиблар баланың 34 магнит йотып өлгерүен күргәннәр”, – диләр министрлыкта.
Медиклар шунда ук балага операция ясаганнар. Бәхеткә, бар да уңышлы үткән, нәни кызчыкның сәламәтлегенә инде берни янамый. Аны дәваханәдән чыгарганнар.
Фото:mirtesen.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|