поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
31.01.2011 Дин

Уеннан уймак... Яки намазга басу юлы

Раушанның язмыш дәфтәрендә, дин тотарга тиеш дип, тугач та язылган булган, күрәсең. Кызганыч, егет моны бик соңлап кына аңлый. Намазга басу өчен аңа тәмуг газаплары белән чагыштырырлык язмыш сынаулары үтәргә туры килә.

Раушанны үзе уйлап чыгарган уены харап итә. 2004 елның ямьле җәйге көннәренең берсендә Сарман районының Иске Минзәләбаш авылы халкы Сабан туе бәйрәменә җыелган була. 24 яшьлек Раушан бәйрәмгә мотоциклга атланып бара. Бер дус егете Раушан утырган мотоциклга арттан атланырга маташа. Тик тегесе якынлашуга, Раушан, шаярып, ике тәгәрмәчле машинасын алга тарттыра. Кинәттән ялгыш тормозга басу аркасында, Раушан руль аркылы очып чыгып, умыртка баганасы белән мотоциклның алгы тәгәрмәченә килеп төшә. Егетнең гәүдәсе буенча электр тогы үткән төсле була һәм ул аякларын сизми башлый. Дус малайлары Раушанга ярдәм итәргә ашыга, аны аякка бастырмакчы булалар. Үзләре дә аңламастан, алар зуррак бәла ясап куялар: сынган умыртка баганасының сөяге чыгып, арка миенә төзәлмәслек зыян ясый.

 

Күрше бистә хастаханәсе табиблары Раушанга тиешле ярдәмне күрсәтә алмаганга, мондый яра белән ерак юлга чыгу түгел, артык хәрәкәтләр ясау да тыелу сәбәпле, Казаннан хирург чакырталар. Медицина белгече авыруны тикшергәч, һич көтелмәгән нәтиҗә ясый. «Ярасы катлаулы, операциянең файдасы булмаячак, улыгыз бер атнадан үләчәк», – дип белдерә ул белгән догаларын укып, түземсезлек белән карарны көткән әти-әнигә. Газиз балаңа ничек күз алдында үләргә ирек бирәсең?! Бер туганнары башкалада табибларны белешеп кайтып, хәтәр булса да, Раушанны Казан хастаханәсенә китерәләр.

 

Билгеләнгән операция бер табибның туган көненә туры килә. Операция ясарга тиешле хирург хезмәттәшенең бәйрәмен иртәдән үк билгели башлый, күрәсең: Раушан янына кергәндә, ул көч-хәл белән аякларында басып тора. Ярый әле Раушанның туганнары вакытында хәлне аңлап алып, җитәкчелеккә җиткерәләр. Туган көне булган табиб операцияне үзе ясарга карар итә. Шул чактан алып, әлеге датаны Раушан үзенең дә икенче туган көне дип саный.

 

«Операция ясаганнарын читтән күзәтеп, хирургларның эше артыннан карап торган төсле булдым. Бүлмә ишегенә вафат булган әбием килеп басты, ул әйтерсең лә миңа юлны каплап, чыгып китәргә ирек бирмәде», – дип сөйли Раушан. Һәлакәт булган көнне, ул хакта берни белмәгән Раушанның бертуган апасы да төшендә үлгән дәү әниләрен күргән була, алар аңа авылга кайтырга кушалар. Бу хәлләрдән соң иман турында күп уйлана Раушан. Соңрак үзе өчен ислам диненә басу иң дөрес, кирәкле юл булганлыгына төшенә. Әмма ниятен чынга ашыру озаккарак сузыла. Ничек коляскада утырган килеш тәһарәт алырга, намаз укырга, мәчеткә йөрергә? Күпмедер вакыт узгач, Аллаһы Тәгалә аңа үзе хак юл күрсәтә.

 

Һәлакәттән соң елдан артык вакыт уза. Рамазан ае тәмамланган чак, Гает бәйрәме көне була. Кич белән йокларга ятар алдыннан Раушан Аллаһка ялвара: «Раббым, үзең дөрес юл күрсәт! Нишләргә миңа?» Төнлә Раушан шундый эчтәлекле төш күрә: имештер, кыямәт көне җиткән, түзеп булмаслык эссе, җирләр ярылган. Кинәт күктән аңа тавыш иңдерелә: «И адәм баласы, намазга бас!» Иртән нык гаҗәпләнгән Раушан дус мөселман егетенә төшен сөйли. Тегесе барысына да ачыклык кертә: «Сөбханаллаһ! Аллаһы Тәгалә синең догаңны кабул кылган бит!»

 

Раушанга хәзер утыз яшь. Кызганычка, ул һаман да инвалид коляскасы ярдәмендә генә хәрәкәтләнә. Мөмкинлекләре чикләнгәнгә кыенрак булса да, Раушан биш вакыт намазын калдырмый, уразаны да тота, шәригать кануннары буенча яши. Ул әнисен, 2009 елда өйләнгән хатыны Оксананы да намаз укырга, Раббыбыз кушканча көн итәргә өйрәткән. Күптән түгел Раушанга мәчеткә йөрергә, хастаханәләргә барырга җиңелрәк булсын өчен «Daewoo Matiz» машинасы бүләк иткәннәр. Аны сатып алырга «Әлмәтнефть» идарәсе җитәкчесе Миргазиян Таҗиев, Түбән Кама шәһәреннән Йосыф хәзрәт, Әлмәттән исемен атамаган бер эшкуар, Сарман районы һәм Җәлил бистәсе мәчетләре, районның мөселман кардәшләре акчалата ярдәм иткәннәр. Раушан аларга бик рәхмәтле.

 

Раушанның тормышында күп «булса»лар бар: Казаннан районга килгән табибның сүзләренә ышанган булсалар, операцияне исерек хирург эшләгән булса, әбисенең җаны ишекне капламаган булса... Ничә тапкыр егет яшәү белән үлем арасында калган, ул һәр очракта үзенең гомерен Аллаһы Тәгалә саклап калганын белә. Шуңа күрә аның мәрхәмәтле һәм кодрәтле булуына ышана, сынауларның да үзен изге юлга бастырыр өчен кирәк булганын яхшы аңлый.


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»